Новости по-русски

Нинди документ булмаса 14 яшькә кадәрге балаларны чит илгә чыгармыйлар?

Россия балаларын Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Осетия чикләреннән алып чыкканда туу турында таныклык кына җитми. Анда Россия гражданлыгы турында тамга булырга тиеш. Бу турыда РИА Новости чик буе идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Чит ил паспорты буенча кагыйдәләр үзгәрми. Әлеге хәбәрдә сүз туу турында таныклык буенча чит илгә чыгу турында бара.

«Быел 1 марттан башлап, Россия Федерациясе гражданлыгын раслый торган документлар (тамга) булмаган очракта, балигъ булмаган яшьтәге гражданнарга Россия чигеннән чыгу рөхсәт ителми», – дигәннәр ведомствода.

Шулай итеп, быел яздан, алда күрсәтелгән илләр белән чикне узганда, 14 яшьтән кечерәк балалар өчен түбәндәге шартларның берсе үтәлергә тиеш: туу турында таныклыкта Россия гражданлыгын раслый торган тамга, яки аларның законлы вәкиленең документларында (Россия паспорты, чит ил паспорты, дипломатик яки хезмәт паспорты) балалар турында белешмә булырга тиеш.

Читайте на 123ru.net