Новости по-русски

Элвин Грей авыруы хакында сөйләгән

Элвин Грей авыруы хакында сөйләгән

Җырчы Элвин Грей колагының начар ишетүе хакында сөйләгән. Үзе әйтүенчә, җырчыга «икеяклы колак катылану» (двусторонняя тугоухость) диагнозы куйганнар. Бу хакта «Татарлар дөньсы» Телеграм-каналы яза.

«Трек яздым, аны тыңларга ишеткән кешеләрне чакырам. Яки концертта барабанчы уйнаган тавышка туры килмим», – дигән ул.

Җырчы бу хәл артык күп эшләгәнгә килеп чыккан дип саный.

«Артык мавыгып киткәндә шулай булгандыр. Мин үз эшемнең фанаты: көне-төне гастрольләр, һәр көн саен концертлар», – дигән Элвин Грей.

Читайте на 123ru.net