Новости по-русски

Яңа дуэт: Әнвәр Нургалиев белән Айгөл Рәхимовадан мәхәббәт турында җыр

Әнвәр Нургалиев үз төркемендәге Айгөл Рәхимова белән дуэт яздырган. Аларның «Син идеңме» җыры музыкаль мәйданнарга чыкты.

Яңа җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Раил Өметбаев.

Дуэт тыңлаучыларның күңеленә хуш килгән. Бихисап смайликлар арасында «Сүзләре бик матур, дуэт бик күркәм. Әнвәр, сезнен җырларны тыңлагач күңел күтәрелә, яшь чакларым искә төшә» кебек комментарийлар да бар.

«Син идеңме?

Яңгыр булып битләремнән үпкән.

Буран булып бөтерелеп,

Мине гашыйк иткән.

Күпер салып ай нурыннан, дәшкән хыялларга –

Бөркет булып очкан горур хыялларга.

Син идеңме, син идеңме,

Яннарыма килгән?

Бәхет нурын йөрәк аша миңа бүлеп биргән?

Сине таныйм, сине сөям, син икәнен беләм,

Синең назны бутый алмам башка берәү белән».

Читайте на 123ru.net