Новости по-русски

Сакал маҗарасы (Дамир Мортазин)

Сакал үстерү хәзер модада. Шәһәребездә моның бик тә уңышлы керем кертергә мөмкин икәнлегенә төшенгән «акыллы» кешеләр «Ел сакалы» дигән конкурс оештырырга булганнар. Бу мине дә кызыксындырды. Чөнки шундый куе сакалың була торып, ничек катнашмыйсың инде. Конкурс комиссиясендәге чибәркәй миңа:

– Сез нотариустан сакалыгызның үзегезнеке икәнен белдергән белешмә алып килергә тиешсез. Конкурс шартлары шундый таләпләр куя, бәлки, ул ябыштырып куелгандыр, – диде.

– Ә сез тартып карагыз, аннан ышанырсыз, – дип тәкъдим иттем мин аңа.

– Монысы минем вәкаләтләргә керми! – диде ул, сүземне кырт кисеп.

Берни эшләп булмый, нотариуска киттем. Минем сәер үтенечемне тыңлап, уйга калды хезмәткәр:

– Эш дәверемдә мондый сорау белән миңа берәү дә мөрәҗәгать иткәне юк иде. Колегаларым нәрсә әйтер ишеткәч, әгәр бу гаризагызны тамгалап куйсам – көләчәкләр бит! Ә абруй саклау – безнең эштә иң әһәмиятлесе...

– Нишләргә соң миңа?

– Кайда эшлисез, шуннан алыгыз кирәкле справкагызны. Сезне бит анда яхшырак беләләр, – дип киңәш бирде нотариус.

Оешмабызның директоры, минем нәрсә сорап килүемне ишеткәч, бармагын чигәсенә куеп бөтереп алды һәм премиядән коры калачагым белән куркытты, теләсә-нинди юк-бар табып, эштән арынып йөрүемне белгәч.

ТСЖ рәисенә барып карыйм әле, дип уйладым, ул каршы килмәс.

Рәис иң элек фатирга түләү бурычларын карады, тапмады гаеп.

– Гариза языгыз, – дигәч, шатланып куйдым. – Подъездда яшәүчеләрегез кул куйсыннар, ягъни сакалыгыз үзегезнеке икәнен белдереп. Сиңа справка бирү өчен ул нигез булып тора...

Иң беренче булып мин яшь кенә күршемә кердем, аның миңа блогермы шунда, хакермы икәнен әйткәннәр иде.

– Уйлап та тормыйм, ни кирәк шуңа кул куям! – диде ул, колагындагы наушнигын салмыйча. – Ләкин кул – кулны, ике кул битне юа: сез миңа 100 лайк һәм 50 пост куярга бурычлы...

Мин каршы килдем, чөнки бу мәсьәләдә бернәрсә дә аңламыйм, киттем икенче күршемә. Анысы минем үтенечемне тыңлады да күңелсезләнде.

– Әлбәттә, мин сине күптән беләм. Син – яхшы күрше, тыныч... Берничә мәртәбә тоз сорагач та каршы килмәдең... Хәлемә кер, кул куя алмыйм. Бәлки, синең сакалың чын түгелдер, мин бит ялганчы шаһитка әйләнәм, ә минем балалар, кредитлар...

Минем каушап калганны күргәч, ул тәкъдим кертте:

– Хатынның «Матурлык салоны»нда танышы бар. Мыеклар, сакаллар, борыннар, иреннәр – алар юнәлеше... – һәм телефоннарын бирде.

Салонда мине туганнары кебек каршы алдылар. Сакалыма бөтен яклап анализ ясарга, аннан соң аның чыннан да үземнеке икәнен акларга һәм шул турыда сертификат бирергә булдылар. Әле скидка да эшләделәр. Акчалар түләгәч, мине медицина креслосына утырттылар.

– Барысы да әйбәт үтсен өчен – кымшанмагыз, – дип кисәттеләр дә.

Тиз генә сакалымны сабынлап алдылар да, ике генә селтәнеп, кырып та аттылар.

– Лабораториягә бирербез, – дигән сүзләрен ишетеп калдым мин, төш күргән кебек кенә.

– Бирмәсәгез дә була... – дип ухылдап куйдым. – Болай булгач, сакалымны күрмәгән кебек, конкурсны да күрмәячәкмен…

«Чаян» журналыннан.

Читайте на 123ru.net