Новости по-русски

Ике катлы йорт янгын вакытында ишелгән, нәни малай һәм аның ата-анасы һәлак булган

Ике катлы йорт янгын вакытында ишелгән, нәни малай һәм аның ата-анасы һәлак булган

Мәскәү өлкәсенең Новофедоровское бистәсендә 2 катлы агач йорт янган. Ут 100 квадрат метр мәйданга таралган. Өй өлешчә җимерелгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналда хәбәр итте.

Коткаручылары янгын харәбләрен аралый. Биредә 30 кеше, 6 техника эшли, диелә.

Соңрак билгеле булганча, 3 кеше мәете табыла. Биредә 6 яшьлек малай һәм аның ата-анасы һәлак була, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 3 кешенең гомерен өзгән бу янгын электр үткәргечләр ватык булганга килеп чыгуы ихтимал.

«Янгынның якынча сәбәбе – электр үткәргеч ватык булу», – дигәннәр ведомствода.

Җинаять эше ачылган, экспертизалар билгеләнгән.

Фото: © https://t.me/mchs_official

Читайте на 123ru.net