Новости по-русски

19 мартка һава торышы һәм ай календаре

19 мартка һава торышы һәм ай календаре

19 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә бераз кар, җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, аязганда -12˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Ай календаре буенча орлыклар чәчү һәм үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт түгел. Кар тизрәк эресен һәм туфрак җылынсын өчен теплица һәм парникларны капларга була. Рассада туфрагын йомшарту өчен дә уңай көн.

Читайте на 123ru.net