Новости по-русски

Казанда аяк киеме шнурын бәйләргә иелгән баланы машина таптаган - видео

Казанның Блюхер урамында 26 мартта 16 яшьлек кыз баланы машина таптаган. Бала аяк кименең шнурын бәйләргә иелгән булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Киа Рио» машинасы белән 43 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул парковкадан чыгып килгәндә 16 яшьлек кызга бәрелә, аннары баланы таптап уза. Видео кадрларында бала машина астында калуы күренә.

«Имгәнгән кыз парковкада тора торган машина янында иелеп аяк киеме шнурын бәйләргә җыенган», – дигәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе юл-пост хезмәте полкы дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында.

Төрле авырлыктагы травмалары булган кызны медицина оешмасына илткәннәр, аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер административ тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net