Новости по-русски

Онытылып берәр нәрсә ашасаң, ураза бозыламы?

Онытылып берәр нәрсә ашасаң, ураза бозыламы?

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза тотканда ялгыш берәр нәрсә капкан очракта нишләргә икәнен аңлаталар.

Онытылып берәр нәрсә ашасаң, ураза бозыламы? «Кечкенә балам ризыгын кире чыгарып утырды. Ник ашамый, әллә тозлымы икән дип, бер кашык ботка кабып карадым. Берничә минуттан гына уразада булуым искә төште. Хәзер нишләргә инде? Уразам бозылган буламы? – дигән сорау килгән каналга.

Юк, бу очракта уразагыз бозылмый, дәвам итеп тотып бетерергә кирәк. Әмма уразалы булуыгыз исегезгә төшү белән, ашаудан туктарга кирәк, – дип җавап биргәннәр төркемдә.

Читайте на 123ru.net