Новости по-русски

Рүзәл Минһаҗев: «Кайгы җиле тагын ишек шакый...»

Рүзәл Минһаҗев: «Кайгы җиле тагын ишек шакый...»

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче, махсус операциядәге егетләрнең тугры дусты, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев авыр хәбәр җиткерә. Аның тагын бер якташы яу кырында һәлак булган.

«Кайгы җиле тагын ишек шакый...Мөслим районы Вәрәшбаш авылы егете Мөхәммәтханов Рөстәм Мөнәвир улы махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды…

Якыннарының, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз», – дигән ул.

Рүзәл Минһаҗев хәрби зонага даими гуманитар ярдәм илтеп тора. Ул андагы солдатлар белән гел элемтәдә, алар өчен борчыла, кирәк-яракларын барлап җибәрергә тырыша. Һәрбер югалтуны да күңеле аша үткәрә… Шагыйрьнең бүгенге вазыятькә багышланган актуаль шигырьләре дә бик күп.

  • Рүзәл Минһаҗев: «Өч баласы ятим калды...»
  • Рүзәл Минһаҗев: «Ачтан үлмәс өчен бодай ашаган кешеләрне күргәч, ярдәм итү теләге туды»
  • «Күңел яше белән язылды…» – Һәлак булган Мусабай егетенә Рүзәл Минһаҗев шигырь багышлаган

Читайте на 123ru.net