«Ирем үз улын буа башлады»: алкоголиклар һәм наркоманнар белән яшәүче хатын-кызлар тарихы
Айгөл, 48 яшь, уеннарга бәйлелеге булучының апасы:
– Энем – эшмәкәр, компания җитәкчесе, гаиләле. Шуңа күрә беркем дә аның уеннарга бәйлелеге бар дип уйламады. Аның никадәр керем алуын без белми идек. Өйләрендә зур ремонт бара иде, акчалары җитмәгән вакытлары да булды. Акча бизнеста, дип әйтә иде ул. Бервакыт бизнес партнеры безгә абыйның бүген зур акча белән киләчәген әйтте, ләкин бу акчаны аңа бирмәвебезне сорады, чөнки бу акчаларны уенда оттырып бетерәчәк, диде. Икенче көнне иртән бу акчалар юк иде инде. Ул йөзләрчә мең, миллионнар оттырган.
20 ел дәвамында мин аны коткарырга тырыштым, үзем бурычка баттым. Күп тапкырлар ул тормышын үзгәртергә вәгъдә итте, күп антлар бирде, бик агрессивлашкан, көн белән төнне бутаган вакытлары да булды. Тагын бурычка батты, кредитлар алды. Миңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында коллекторлар шалтырата иде, аның танышлары бездән аның бурычларын таләп итә башлады. Вакыт узу белән күпләр аннан йөз чөерде.
Алга таба бурычларларны кайтарту буенча судлар башланды. Энем аларга үзе йөрде. Бизнесын югалтты. Бу вакыт эчендә без проблеманы күрсәтмәскә тырыштык, әмма бу – хата булган. Аны үзебез хәл итәргә теләдек. Аны реабилитация үзәкләренә, әбиләргә алып барырга тырышулар файдасыз булды. Апасы буларак, мин энемнең тормышы белән генә яшәдем, ә үземне бөтенләй оныттым.
Минем кебек кешеләр өчен булдырылган программада мин энемнең тормышын контрольдә тотмаска, аны коткарырга тырышмаска өйрәндем. Ул берничә ел элек үзе уенга бәйлелегеннән котылып, башкаларга ярдәм итә башлады. Мин үз тормышым белән яшим.
Валерия, 51 яшь, наркоман әнисе:
– Минем башкаларга бәйлелегем балачактан ук, әтием аркасында башланды. Ул еш кына эчә, эчүче дусларын өйгә алып кайта иде. Исерек чакта бик агрессив була – әнине мыскыл итә, аңа кул күтәрә иде. Безгә, балаларга, кычкыра иде. Төнлә килеп, ут кабызып, әнинең өстеннән ябынган юрганын тартып ала иде. Мин балачакта куркуда яшәдем, миндә кешеләр турында «кайгырту» кебек сыйфат барлыкка килде. Бөтен игътибар – үземә түгел, әтигә иде. Әгәр дә әти исерек килеш кайтып, коридорга егылса, без әнием белән тавыш чыгармаска, утны, телевизорны кабызмаска тырыштык, аяк киемен, киемнәрен әкрен генә салдыра идек. Әни: «Тавышланма, йокласын», – ди иде.
Миңа 18 яшь тулгач, гаиләмнән тизрәк китәргә теләдем – кияүгә чыктым. Әтиемә охшаган ир таптым. Ул да эчәргә ярата иде. Бу – норма, дип уйладым. Ирем тагын да мәрхәмәтсезрәк иде – мине кыйнады, кимсетте, хыянәт итте. Мин бу мөнәсәбәтләрдән котыла алдым, ләкин улым зыян күрде, наркотиклар белән мавыкты. Улымның наркоман икәнен миңа полициядә әйттеләр.
Аның бөтен хезмәт хакы наркотикларга китеп барды, аннары минем акчам да китә башлады – ул, медицина тикшерүенә, эшкә урнашуга, дип, төрле сәбәпләр табып, миннән гел акча сорап алды.
Реабилитация үзәгенә ятар алдыннан, соңгы тапкыр күргән кебек, үзен наркотиклар белән тутыра башлады. Беркөнне ул минем янга иртәнге сәгать 5тә чүкеч белән килде. Мин, ул кемнедер үтергән, дип уйладым. Ул фатирны җимереп ватты. Мин өметсезлеккә бирелдем, кайвакыт аны буып үтерәсем килә иде.
Мин аны күршеләргә күрсәтмәскә тырыштым, оят иде. Бервакыт улым болай яши алмавын әйтеп, елап җибәрде. Без аның белән бергә дәвалана башладык. Ул – бәйлелектән, мин аңа бәйлелектән котылдык. Дәвалануыбызга 4 ел узды. Хәзер улым үзе башкаларга ярдәм итә, колониягә тоткыннар янына бара.
Таисия, 42 яшь, алкоголик кызы һәм хатыны:
– Әтием, эчсә дә, бик яхшы кеше иде. Әниемә тими иде, без аны бик ярата идек. Без 5 бала үстек. Ул алдынгы тракторчы иде, аны хөрмәт итә иделәр. Әнием – педагог. Әнием әтине ачуланса, мин аны яклап чыга, кызгана идем. Үләр алдыннан ул эчүен ташларга теләвен, әмма булдыра алмавын әйтте. Алкоголизм – ул гаилә авыруы.
Алкоголикка кияүгә чыктым, эчкәнен белә идем, ләкин минем мәхәббәтем, гаиләм аны үзгәртәчәк, дип уйладым. Эчкече белән яшәгәндә, баш мие нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен аңламый башлый. Мин, мәсәлән, аның белән яшәдем, 3 бала таптым. Ә ул акча алып кайтмады, начар сүзләр әйтә иде. Бу – минем ахмаклыгым түгел, ә авыру, аңа бәйлелегем иде.
Аны тулысынча контрольдә тотарга тырыштым, бертуктаусыз шалтырата идем, ачулана идем. Моның мәгънәсез, хәтта куркыныч икәнен аңламадым. Шуннан соң ул исерек килеш өйгә кайткач, аны кертми башладым, аны кызганмый идем. Балаларның иминлеге турында уйладым, әмма аның белән яшәвемне дәвам иттем.
Арендага алынган фатирга китүнең соңгы ноктасы – иремнең улыбызның башына сугуы булды, чөнки улым мине аның һөҗүмнәреннән яклый башлаган иде. 12 ел гомеремне бу кешегә багышладым. Хәзер ул балалар белән очрашу өчен генә килә. Ул мине һәм балаларны ярата, фаҗига да шунда. Анда 2 «зат» яши – авыру һәм кеше.
Галина, 40 яшь, алкоголик хатыны:
– 10 ел алкоголик ир белән яшәдем. Ул кешелеген югалта барды, эшен ташлады, өйдән әйберләрне алып чыгып сата иде һәм спиртлы эчемлекләр сатып ала иде. Кайчак үз-үзе белән сөйләшеп утыра, бушлыкка елмая иде. Бу инде аның белән яшәү куркыныч булу билгесе иде. Бервакыт улым көнкүреш техникасын алып чыгарга теләгән әтисен туктатырга тырыша. Шул вакыт мин кычкырган тавышларга йөгереп чыктым, ирем үз улын буарга маташа иде. Шул мизгелдә минем күзем ачылып киткән кебек булды, аны өйдән куып чыгардым.
Иремә аерылышу турында хәбәр килгәч кенә, ул гаиләсен югалтырга мөмкин икәнен аңлады. Аноним алкоголиклар төркеменә мөрәҗәгать итте, ул программа буенча дәвалана башлады. Вакыт узу белән ул, эчкечелектән дәваланган әтием кебек үк, башкаларга ярдәм итә башлады. Ирем инде 3 ел эчми. Мин аңа бәйлелектән дәвалана башладым, тынычландым, шәхси чикләремне куярга өйрәндем.
Белгеч фикере:
Анастасия Новгородова, «Шаг навстречу» системалы карарлар үзәге психологы, кемгәдер бәйлелек барлыкка килүне ничек белергә кирәклеген аңлатты.
– Ни өчен хатын-кыз бәйлелекләре булган иреннән аерылмый?
– Мондый мөнәсәбәтләр нигезендә чын мәхәббәт кызгану һәм «коткару» белән алышынган була. Болар аркасында бәйле кеше мөстәкыйль тормыш алып бара алмый. «Коткаручы» бәйләнгән кешесен күбрәк коткарган һәм кызганган саен, тагын да тирәнрәк иллюзияләргә бирелә. Үз-үзеңне болай тоту шәхси психик травмалар белән бәйле. Тик ул моны үзе аңлый алмый.
– Хатын-кыз үзенең кемгәдер бәйле булуын ничек аңлый ала?
– Мондый кешедә алекситемия барлыкка килә. Бу – психиканың шундый саклану функциясе, аның ярдәмендә ул бернәрсә дә сизми һәм бернинди кичерешләрне дә аңламый. «Сез нәрсә хис итәсез?» – дигән сорауга, ул фикерләре, гамәлләре турында сөйләячәк, әмма үз хисләрен әйтә алмаячак. Аларның күпчелек вакытлары бәйләнгән кешеләрен тоталь контрольлек итү белән уза. Ә үз тормышын контрольдә тотуны югалта.
– Нормаль тормышка ничек кайтырга?
– Үз тормышыңа чынлап та игътибар итсәң, бу бәйлелекне өзеп була. Аңлау дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Беренче чиратта, үз хисләреңне, үз ихтыяҗларыңны. Үз-үзеңә игътибар итәргә! Вакытында читтән ярдәм кирәклеген тану мөһим.
Әгәр дә сез бәйлелеге булган кеше белән яшисез икән, сез дә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз: 8-939-307-88-31; 8-909-312-37-55 (алкогольгә бәйлелек), 8-985-197-09-60 (наркотикларга бәйлелек), 8-963-123-53-85 (уенга бәйлелек).
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Ольга Степанова