Новости по-русски

Рәфис Кәлимуллинның тормыш турында яңа җыры чыкты

Татар эстрадасындагы яшь җырчы Рәфис Кәлимуллинның тормыш турындагы яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

«Премьера – «Тормыш тәгәрмәче». Бу җырга аеруча зур көч куелды. Бәлки, тормыш сикәлтәле булганга бик нык игътибар иткәнмендер! Һәркемнең тормышында – үз тәгәрмәче, һәм дә бер дөрес юнәлештә тәгәрәтү теләге бар. Барыгыздан җыр турында фикерләрегезне көтеп калам», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Тәгәрибез, тәгәрибез

Тормыш тәгәрмәчендә.

Туктамый чабабыз гына

Иртәсен дә, кичен дә...»

Читайте на 123ru.net