Бәби тапканнан соң Алия Карачуринаның аккаунтын япканнар
![Бәби тапканнан соң Алия Карачуринаның аккаунтын япканнар](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/4/13/e3f93ca7eacb4a39f8cf34d8f255455d.jpg)
Ришат Төхвәтуллин яңа гына бәби тапкан хатыны Алия Карачуринаның социаль челтәрдәге аккаунты ябылганын һәм аның язылучылары белән аралаша алмавын сөйләде.
«Алиянең социаль челтәрдәге сәхифәсен «взломали», хәзер сәбәбен ачыклыйбыз. Яңалыкларны көтегез», – дип сөйли ул «сторис»ларында.
Аккаунт ни сәбәпле ябылган – һөҗүмгә дучар булганмы, башка сәбәпме – анысы әлегә билгеле түгел.
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның балалары 10 апрельдә – Рамазан гаете көнне туды.