Новости по-русски

Ринат Рахматуллин колониядән иреккә чыккан

Ринат Рахматуллин, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга колония-поселениегә хөкем ителгән иде. Аңа суд карары 7 августта аңа игълан ителде. Бүген, 18 апрельдә, социаль челтәрдә Ринат Рахматуллин җәза срогы тәмамлануын белдерде.

  • Ринат Рахматуллин ирегеннән мәхрүм ителгән: «Әнкәй догалары саклап йөртте. Хәзер ул юк»

«Сәлам, дуслар!» – дип ул табигать кочагында елмаеп төшкән фотосын урнаштырган. Бу фотоны караганда «Я свободен» җыры яңгырый.

Ринат Рахматуллин тормышындагы бүгенге вакыйга уңаеннан махсус пост та язган.

«Сезгәме соң, дуслар, миннән көләргә әле

Минем хәлгә калыр өчен сезгә менәргә әле» дигән шигъри юллар язып куйган ул.

Бу сүзләргә аның тамашачысы җылы сүзләр җиткергән.

«Аның ишеге бөтен кешегә ачык. Карт кешеме, яшь кешеме. Шуның өчен төрмәдә утырган кешене беркайчан да тәнкыйтьләргә ярамый»;

«Молодец, Рахматуллин. Син супер. Без сине яратабыз. Матур итеп биюләре дә ни тора»;

«Исәнлек-саулык сиңа, калганы узар. Алла теләсә, бар да артта калыр»;

«Җырлаган җырларыгызны бик яратып тыңлыйм. Уңышлар сезгә. Алга карап яшәргә дә яшәргә» дигән сүзләр язучылар бар.

  • Ринат Рахматуллин колониядә дә иҗаттан туктамый: «Яңа җырлар иҗат итәчәкмен, диде»

Колония-поселениедан соң җырчы Түбән Камада табигать кочагында арендага бирелә торган йортларда ял иткән. Бу ял итү урынында җырлап та алган. «Яратам сине» дип җырлый ул, иреккә чыккач.

Читайте на 123ru.net