Новости по-русски

Гүзәл Уразова: «Әлегә, система аша, авыртуны баса торган дарулар биреп торалар»

Гүзәл Уразова Мәскәүдә 6 сәгать пластик операция ясатты. Ул бүген иртән, елмаеп, язылучылары һәм тамашачылары белән элемтәгә чыкты.

  • «6 сәгать операция кичердем...»: Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды

«Хәерле иртә, дуслар! Үземне яхшы хис итәм, рәхмәт теләкләрегез өчен. Әле менә иртәнге процедураларны ясадылар, әлегә, система аша, авыртуны баса торган препаратлар биреп торалар. Әйбәт кенә үз хәлемә кереп барам. Барысы да яхшы. Кайчан чыгарасыларын әйтмәделәр әле», – дип сөйли җырчы, бераз хәлсезлек белән.

Читайте на 123ru.net