Новости по-русски

Башкортстанның популяр артисты өйләнгән

Башкортстанның популяр артисты өйләнгән

«Ябай малай» псевдонимы белән танылган Ямил Байморзин кәләш алуы турында хәбәр иткән, дип яза «Торатау» гәзите сайты. Ябай малай «Яңы ғаилә. Баймырҙиндар ғаиләһе. Ғаилә йылы-24» хештегы белән никах киемендәге фото урнаштырган.

Ябай малай Хәйбулла районы Байгускар авылында туган. «Торатау» аның ни өчен «Ябай малай» булуын да аңлата. Беренчедән, «Ябай» аның исем-фамилиясенең беренче иҗеге – «Я» һәм «Бай». «Икенчедән, мин – гади (ябай) авыл малае, бөтен кешеләрне дә ничек бар, шулай яратам, ихлас, һәм шушы сыйфатлар һәрчак кешеләр күңеленә юл яра икәненә төшенгәнмен. «Гадилектә бөеклек» дигән әйтем яши халкыбызда, ул юктан бар булмаган. Өченчедән, «Я + бай», димәк мин күңел байлыгы, хисләр байлыгы, рухи байлык кебек кыйммәтләргә бай», – дигән ул.

Ябай малайның Гөлфия Шакирова шигыренә язылган «Буран микән» җырын «Ютуб»та 4 миллион кеше караган.

Ябай малай Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән җырлар яздырды, аның белән эшләде. Аларның «Сау бул» клипларын 1 миллион кеше караган.

Читайте на 123ru.net