Новости по-русски

Илсөя Бәдретдинова 7 елдан соң кабат шпагатка утырып күрсәткән

Илсөя Бәдретдинова 7 елдан соң кабат шпагатка утырып күрсәткән

Татар эстрадасының концертлар саны буенча рекордсменнарының берсе Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсенә шпагатка утырган видеосын куйды. Җырчы туфлиен сала да, озын күлмәге белән шпагатка утыра, халык алкышлый һәм «молодцы» дип кычкыра.

Бактың исә, Нурлатта концерт вакытында тамашасы сораган икән. «7 ел элек Нурлатта концерт алдыннан Илнур Коләхмәтов (төркемдәге музыканты) белән ядәч аердык. Халык алдында шпагатка төшәргә туры килгән иде. Быел шул хәлне искә төшердек. «Повтори» диделәр», – дип яза ул.

«Мактанчык», – дип язган җырлар авторы Ренат Галиәскәргә «повтори» дип җавап биргән Илсөя.

«90 яшеңдә дә шпагатка утырып оныкларыңны шаккатырырсың әле. Минем әби 81 яшендә безнең белән мәтәлчек ата иде» дип, актив картлык юраганнар җырчыга.

«Чаллыда болай булмады», – дип үпкә белдерүче дә табылган.

Читайте на 123ru.net