Новости по-русски

«Ул гашыйк, бу тәгаен шулай» – Алинә Заһитованың яңа фотосессиясе тирәсендә шау-шу чыккан

«Ул гашыйк, бу тәгаен шулай» – Алинә Заһитованың яңа фотосессиясе тирәсендә шау-шу чыккан

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова кафе-барда фотосессия ясаган. Анда спортчының изүе ачык, итәгенең ерыгы ботына кадәр җиткән. Әлеге матурлыктан гаеп табучылар, алардан спортчыны яклаучылар табылган.

Беренчесе, спортчының киемнәре ачык, дип белдерә. «Тыйнак Алинә башка кешегә әверелгән. Фотосессия клубта җиңел холыклы кызныкы кебек» дип язучыларга спортчының киемнәре аның чыгышларына кия торган костюмнарыннан ачыграк түгеллеген исбатларга тырышканнар.

«Искитмәле, сексуаль, яшь хатын-кыз. Ут! Алинә гашыйк булган! Бу тәгаен шулай», «Алинә, сез искитмәле чибәр» дип үсендергәннәр спортчыны.

Фотолар Алинә Заһитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Читайте на 123ru.net