Новости по-русски

Лилия Хәйруллина ни өчен баласының исемен әйтмәвен сөйләде

Лилия Хәйруллина ни өчен баласының исемен әйтмәвен сөйләде

Лилия Хәйруллинадан социаль челтәрдәге дуслары яңа туган сабыена нинди исем кушуы белән кызыксына. «Бәлки, мин күрми калганмындыр. Балага нинди исем куштыгыз?» – дип сорый алар җырчыдан. Ләкин виртуаль дуслары нәни егетнең исемен белмәячәк, ахры.

«Баланың әтисе исемен әйтмәскә кушты. Ул бу мәгълүмат белән бүлешүемә каршы.

Менә шулай яшәп ятабыз. Башка публика кешеләренеке кебек түгел. Ләкин бу – нормаль күренеш.

Ир-атның сүзенә каршы килә алмыйм. Аңлавыгызны сорыйм. Якыннарымның шәхси теләкләренә хөрмәт белән карыйм», – дип җавап биргән ул дусларына.

Лилия Хәйруллинаның дүртенче тапкыр әни булуы хакында язган идек. Ул баласын Аргентинада тапты. Җырчы йөклелек чорында төрле авырлыклар булуы һәм бәби тапканда иренең янәшәсендә булуы хакында сөйләгән иде.

  • Лилия Хәйруллина югалып торуының сәбәбен әйтте – җырчы дүртенче тапкыр әни булган!
  • Лилия Хәйруллина бәби тапканда, ире янында булган. Малай туганмы, кызмы?

Читайте на 123ru.net