Новости по-русски

Чулпан Йосыпованың машинасына ут төрткән кеше нинди җәза алган?

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдә алып барыла торган «Ә син» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Әбри Хәбриев аннан машинасына ут төрткән кешенең җәза алу-алмавы турында сорады.

Заманында синең «БМВ» машинаңа ут төртүләре турында язганнар иде...

Ул вакытта без әти-әнием белән шәхси йортта яши идек. Ишегалдында торган яңа гына сатып алынган «БМВ» машинасына ут төрттеләр. Шуннан бирле «БМВ» алганым юк, күрәсем дә килми. Сәгать төнге 12, душка кереп чыктым да бала янына яттым. Котлаулар килә башлады, бервакыт шарт иткән тавыш ишетелде. Салют болай гына булмый инде, дип уйладым, балконга чыгып карасам, минем машина дөрләп яна. Хәзер елмаеп көлеп утырам. Ә ул вакытта бик авыр булды, минем өчен, гаиләм өчен дә. «Әтием, машина яна!» – дип кычкырдым. Күршеләрне чакырдык. Янгынны сүндерә алмыйлар, ишегалдында келәм булып, шуңа су сеңдереп, шуны машина өстенә каплап көчкә сүндерделәр. Мин анда нинди халәттә булганымны аңламыйм да, баланы алып, документларын җыйдым да өйдән чыгып киткән идем. Йорт белән машина арасы 1 метр, шартласа, өйгә дә, әтинең машинасына да күчә дигән сүз бит инде. Менә шундый «шәп» туган көн булган иде.

Табылдымы җинаятьче? Җәза алдымы?

Табылды. Алды.

Күпмегә утырттылар?

– Әйтмим. Тиешле җәзасын алмады. Ләкин Аллаһ аңа җәза бирде. Бу эш өчен җәзасын алды, дип әйтә алмыйм, әмма Аллаһ Тәгалә аңа тормышта җәза бирде. Мин аны гафу иттем...

Син гафу итсәң дә рәнҗеш кала бит.

Бәлки, шулайдыр.

Хәзер нинди машинада йөрисең?

«Мерседес»та.

Миңа эшчәнлекне алыштырырга кирәк бугай. (Әбри Хәбриев башын чайкый).

Читайте на 123ru.net