Новости по-русски

Нурзадә: «Вилдамир Баһауны бүтән күрмәячәкмен икәнемә ышанасым да килми. Бик авыр»

Нурзадә: «Вилдамир Баһауны бүтән күрмәячәкмен икәнемә ышанасым да килми. Бик авыр»

Бүген кич җырчы, концертлар оештыручы, мәҗлесләр алып баручы Вилдамир Баһау (Вильдамир Бахау) вафат булды. Ул 7 шәһәр хастаханәсендә йөрәге тотып үлгән. Аны җирләү иртәгә, 09.00 сәгатьтә хастаханәдә була. Ул бик күп татар җырчылары белән бергә эшләгән. Вилдамир Баһау 1967 елгы, аның кечкенә кызы ятим калды. (Беренче гаиләсендәге улы инде олы яшьтә).

Җырчы Нурзадә Интертатка аның турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Без Вилдамир белән бик күп еллар бергә эшләдек. Мин аның белән мартта гына сөйләшкән идем. «Йөрәгем авырта, операцияне көтәм», дип әйткән иде. «Балкыш» санаториендә культура эшләре буенча эшли генә башлаган иде. Мине чакырды, әйдә, монда килеп концерт куеп кит әле ял итүчеләргә дигән иде. Без аның белән гел аралашып тора идек.

Сабан туйларында бергә эшләдек. Казандагы ике концертымда да, «Һиндстан хикмәтләрендә» дә катнашты ул минем, аерым номер белән. Бик аралашып яши идек, мин шок хәлендә. Мин әле Новосибирскида, бик кызганыч, иртәгә озатуга да бара алмыйм.

Никахына да чакырды, кызганыч, бара алмадым. Хатыны белән дә таныш идем. Кызлары тугач, бик шатланган иде инде.

Бик яхшы, һәрвакыт күңелне күтәрә торган ачык кеше иде. Ул елмаеп кына тора иде, шулкадәр юморист! Гөрләтеп көлеп җибәрә иде. Бик кызганыч. Аны искә төшергәндә дә минем йөземә елмаю барлыкка килә. Минем ышанасым да килми Вилдамирны бүтән аралашмам һәм күрмәячәкмен икәнемә ышанасым да килми. Бик авыр», – диде Нурзадә.

Читайте на 123ru.net