Новости по-русски

Ислам дине кагыйдәләре буенча тешләрне кайсы якка таба чистартырга кирәк?

Ислам дине кагыйдәләре буенча тешләрне кайсы якка таба чистартырга кирәк?

Тешләрне чиста тоту – диндарлыкның күрсәткече.

عَنْ أَبِي بَكْرٍ الصِّدِّيقِ، أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «السِّوَاكُ ‌مَطْهَرَةٌ ‌لِلْفَمِ، مَرْضَاةٌ لِلرَّبِّ».

«Мисвәк (белән тешне чистарту) авызны чистарта һәм Аллаһының ризалыгын җәлеп итү(гә сәбәпче булып тора)». «Мүснәд Әхмәд», 7. Сүнән Ибне Мәҗә, 289.

Мисвәк булмаганда – теш пастасы, ә ул да булмаса, имән бармак белән чистартып алу киңәш ителә. Тешне уңнан сулга чистарту яхшырак, өстән-аска түгел, диелә «Татарча хәдисләр» телеграм-каналында.

Әлеге канал аңлатмасында «Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре. ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте» диелә.

Читайте на 123ru.net