Новости по-русски

Мәктәп директоры булып эшләүче исерек хатын машинасында җәяүлене бәрдереп үтергән

Мәктәп директоры булып эшләүче исерек хатын машинасында җәяүлене бәрдереп үтергән

Башкортстанда мәктәп директоры булып эшләүче хатын-кыз, исерек килеш, җәяүле хатынны бәрдергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Зилаер районара суды элеккеге мәктәп директорына карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Ул исерек килеш машина белән идарә иткәндә юл кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнә.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2023 елның маенда бу хатын Сабыр авылы тирәсендә юл кырыенда парковкада торган машина янында була. Ул танышы белән спиртлы эчемлекләр эчә. Аннары машинасын кабыза һәм транспорт алдында торган хатын-кызларның берсен таптый. Җитди имгәнгән хатын урында ук үлә.

Хөкем ителүче хатын гаебен таныган. Суд аны 2 ел да 6 айга колония-поселенигә озата, транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүе 1,5 елга чикләнә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net