Новости по-русски

Мәскәүдә карлы давыл котыра: балконнарны җимерә, машиналарга агачлар аудара

Мәскәүдә карлы давыл котыра: балконнарны җимерә, машиналарга агачлар аудара

Май кары Идел буе, Урал һәм Себердән Мәскәүгә дә барып җитте.

Синоптиклар иртәгә аномаль түбән температура көтелүен әйтә. Соңгы 25 елда быелгы 9 май иң салкыны булыр, дип фаразлана. Җылы көннәрнең май уртасында гына киләсенә ышандырды белгечләр.

Мәскәүдә бүген карлы давыл булган. Башкала кешеләренең машиналарына зыян килгән, җил тәрәзә рамнарын һәм ныгытылмаган конструкцияләрне йолкып аткан.

«SHOT» телеграм каналы мәгълүматлары буенча, көчле җил электр линиясе чыбыкларын өзә. Башкаланың Басман районында җил бер бинаның штукатуркасын куптарган, ул «Шевроле» түбәсенә төшкән. Көньяк Тушинода җил күпкатлы йортларның берсенең балконындагы тәрәзә рамын йолкып алган. Путилковода металл конструкция туктап торган автомобильгә ауган.

Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

Читайте на 123ru.net