Новости по-русски

Салават Фәтхетдинов Теләчегә нәрсә алып килгән һәм нәрсә алып киткән?

Салават Фәтхетдинов Теләчегә нәрсә алып килгән һәм нәрсә алып киткән?

11 майда Теләченең «Батыр» спорткомплексында җырчы, ТРның гер спорты федерациясе Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призларына көрәш буенча VII республика турниры булып узды. 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында татарча көрәш ярышы үткәрелде. Турнир 7нче тапкыр уздырылса да, күпләрне һаман бер сорау кызыксындыра: Салават Фәтхетдинов ни өчен нәкъ менә Теләчене сайлаган соң? Бу яклар белән аны нәрсә бәйли?

– Моннан 7-8 ел элек, ир-егетләр арасында Россия беренчелеге барганда, Салават Зәкиевич белән бергә көрәш карадык. Аның үз исемендәге кубокларга Чаллыда автомобиль узышлары үткәрүе, улы Рөстәмнең ярышларда ничек катнашуы турында да сөйләштек. Татар егетләренең күбесе кечкенәдән бил алышкан. Салават Зәкиевич үзе дә Сабантуйларда көрәшкән булган, – ди Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин.

– Шул вакытта: «Көрәшчеләргә, бигрәк тә балаларга берәр көрәш турниры үткәрәсе, иганәчелек күрсәтеп, аларны сөендерәсе килә», – дигән фикерне әйтте. Озак уйлап тормадык. «Әйдәгез, Теләчедә үткәрәбез», – дип тәкъдим иттем. Аның һәм башка иганәчеләрнең ярдәме белән шулай үткәрә башлап, бу турнирны матур бер традициягә керттек. Салават Зәкиевич – татар халкының горурлыгы! Шуңа аның исемендәге турнирда көрәшчеләр дә күп була. Күпләр ярыш карап кына түгел, җырчы белән фотога төшеп калырга тырыша. Кубоклары бик матур! Башка ярышлардан аермалы буларак, барлык үлчәү авырлыгындагы (12 үлчәү авырлыгы. III урынга 2 җиңүче билгеләнүен дә исәпкә алсак, балаларга 48 кубок, 48 медаль бүләк ителде! – Лилия Йосыпова) һәрбер призерга тапшырылды ул. Ел да шулай оригиналь итеп ясата. Киләчәктә, Алла боерса, турнирны Россия күләменә күтәреп, бүтән төбәкләрне дә чакырып, масштабын тагын да үстерергә план корабыз.

Салават абый электән татарча көрәшнең киләчәге шушындый балалар кулында булуын әйтә килә иде.

– Балаларда спорт төренә нинди мәхәббәт уятсак, аның киләчәге дә шундый булыр. Һәркайсыбызга уңышлар! Алга таба тагын да күрешүләр насыйп булсын! – дип белдерде ул.

11 майда Зәй районында да ТРның атказанган төзүчесе, ирекле көрәш (СССР) һәм милли көрәш буенча (РСФСР) спорт остасы Шамил Сәлахов истәлегенә көрәш ярышы булып узды. Шуңа көрәшчеләр 2 мәйданга бүленде. Теләчедә 25 (кайбер районнардан өч-дүртәр команда килгән иде) команда көч сынашты. Нәтиҗәдә: Теләче – I, Арча – II, Саба III урынны алды. Әле былтыр гына бу турнирда 14нче урында булган әтнәлеләр быел 4нче баскычка менде.

Турнирда нәниләр дә аз түгел иде. ТР Көрәш федерациясе рәисе Марсель Таһиров иң яшь көрәшчеләрне (Ислам Вәлиәхмәтов (Арча), Әнвәр Әхмәтганиев (Арча), Әхмәд Хәйретдинов (Теләче), Азамат Шакиров (Теләче) сәламләп, күтәреп алды һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр Салават абыйларының заказ белән кулдан эшләткән матур, истәлекле кубогы, медаль белән кайтып китте. Мондый кубоклар бер җирдә дә сатылмый. Шундый зур шәхес кулыннан бирелгән, гомергә кала торган истәлек икәнен балалар үсә төшкәч аңлар әле.

Әлеге турнирның Теләчедә узуына сокланырга һәм ак көнләшү белән көнләшергә генә кала. Әнә, Салават абыйны да таба, үзләренә тарта алганнар һәм елдан-ел турнирның дәрәҗәсен үстерә баралар. Җырчы аны башка районнарда да, шәһәрдә дә үткәрә ала. Тик... Һаман бер сүзне кабатлыйбыз инде: кайбер районнар, кем һәм кайчан акча китереп бирер икән, дип көтеп ята... Теләче районы көрәштә зур активлык күрсәтә. Көрәшчеләре белән дә электән дан тота килә, көрәш дип янып торган оештыручылары бар. Район эчендәге генә түгел, төрле ачык турнирларны үткәреп кенә торалар. Нәрсә диик... Булдыралар! Афәрин! Салават Фәтхетдиновның үзе исә Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Читайте на 123ru.net