Новости по-русски

Буа районының элеккеге башлыгын төрмәдән чыгарганнар

Буа районының элеккеге башлыгын төрмәдән чыгарганнар

Буада 2006-2007 елларда район башлыгы, аннары 2007-2010 елларда Татарстан Республикасының Экология министры булган Әгъләм Садретдиновны иреккә чыгарганнар. Ул яман шеш белән авырый. Төрмәдә тиешенчә дәвалана алмаганлыктан, суд аны иреккә чыгарырга карар кабул иткән.

Хәзер Әгъләм Садретдинов хастаханәдә дәвалана. Адвокаты сүзләренчә, инде унлап «химия терапиясе» узган.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның февралендә Садретдиновны 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, ул кырыс режимлы колониягә җибәрелде. 2003 елда Садретдинов, район башлыгы вазифасында булган вакытта, «Квартал» дигән җинаятьчел төркемне яллап, бер эшмәкәрне үтерткән. Бу ир Садретдиновка карата даими рәвештә шикаятьләр язган. Киллерлар аны Буадагы йорты бусагасында атып үтергән, моның өчен алар 180 мең сум акча алган. Үтерүчеләрне 2010 елда гына тапканнар.

Садретдинов Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлыгы вазифасыннан киткәннән соң да хокук саклаучылар игътибарына эләккән иде. Хәтта гаепләнүчеләр эскәмиясенә дә утырды. Аны вазифа вәкаләтләрен арттырып куллануда гаепләделәр, ә аннары җинаять эшен «ваемсызлык» («халатность») маддәсенә күчереп, эшне җиңелчәрәк җинаять буларак карый башладылар. Ул вакытта Әгълам Садретдиновны җинаять җаваплылыгыннан азат иткәннәр иде. Ә бу юлы, чире аркасында, иреккә чыгардылар.

Читайте на 123ru.net