Новости по-русски

«Башкорт хуҗабикәсе»нең салым инспекциясе белән проблемалары чыккан

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак билгеле блогер Миләүшә Шәйхисламованың салым инспекциясе белән яңа проблемалары барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдәге аккаунтында ул башка блогерларны кануннарны төгәл үтәргә һәм барлык реклама эшләрен дә шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп башкарырга өнди. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза.

Миләүшә Шәйхисламова сүзләренчә, кайбер популяр блогерларның бу өлкәдә «проблемалары барлыкка килгән».

«Хәтта хәйрия эшчәнлеге алып барганга да бәйләнергә мөмкиннәр. Сак булыгыз. Үз счетыгызга берни дә җыймагыз, хәйрия оешмаларына гына сылтамалар калдырыгыз.

Салым инспекциясе йоклап ятмый. Барлык блогерларны күзәтәләр һәм әкрен генә мәгълүмат туплыйлар. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. «ВКонтакте»да реклама куйганда да ИП аша уздырыгыз. Бу – бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итә «Башкорт хуҗабикәсе».

«Башкорт хуҗабикәсе»н узган ел салым инспекциясенә чакыртканнар иде инде. Ул анда үзенә блогерлык эшчәнлегенә кагылышлы бик күп сораулар бирүләре хакында сөйләгән иде.

Миләүшә Шәйхисламова авыл тормышы турында шаян вайннар төшерә, бик күп пародияләр ясый, үзеннән көләргә ярата. Аның инстаграм челтәрендә (Россиядә тыелган) 290 мең язылучысы бар, «Ютуб» каналын 300 меңнән артык кеше карап бара.

  • «Блогерларга ау башланды» – «Башкорт хуҗабикәсен» салым инспекциясенә чакыртканнар
  • Бай блогерларга «ау» башланды: татар блогерлары бу хакта ни уйлый?

Читайте на 123ru.net