Новости по-русски

Абага җыярга килгән ир-атны аю өзгәләп ташлаган да мәетен саклап яткан

Абага җыярга килгән ир-атны аю өзгәләп ташлаган да мәетен саклап яткан

Еврей автономияле округында Кирга бистәсендә аю ботарлаган кеше мәете тапканнар. 38 яшьлек ир-атны үтергән аюны юк иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 11 майда була. Мәрхүм ир-ат бистә янындагы урман полосасына абага җыярга бара. Вакытында өйгә кайтмагач, туганнары чаң суга башлый. Полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Ир-атны табалар – аны ерткыч ботарлап ташлаган, аю үзе шунда ук мәетне саклап ята.

Белгечләр аюны юк иткән. Ерткыч авыру түгел, ул өненнән чыккан, ач булган. Шул сәбәпле кешегә һөҗүм иткәндер, дип фаразлыйлар.

Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган.

Әлеге урман янындагы бистә һәм авыл кешеләренә сак булырга киңәш итәләр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net