Новости по-русски

Пәйгамбәрләр нинди һөнәрләргә ия булган?

Пәйгамбәрләр нинди һөнәрләргә ия булган?

Бөтен пәйгамбәрләр нинди дә булса һөнәргә ия булган. Бу турыда Казанның Залесный бистәсендәге Әхмәтзәки мәчете телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Нух галәйһиссәләм – балта остасы, Сөләйман галәйһиссәләм, патша булса да, кәрзиннәр үргән, Давыт галәйһиссәләм – тимерче, Муса галәйһиссәләм – көтүче, Мөхәммәд галәйһиссәләм сәүдә кылган. Баланың нәрсәгә сәләте булса, шуны үстерергә һәм куәтләргә кирәк. Һәр һөнәр кирәкле.

Иң мөһиме – җәмгыятькә файдалы булу. Татар халык мәкалендәгечә «Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз».

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм Габдулла ибн Мәсгуд радыйяллааһү ганһү исемле сәхабә белән күрешкәндә, аның кулларында сөял барлыгын тойды. Шуннан пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлләм, аның кулларын күтәреп: «Аллаһ һәм Аның рәсүле Мөхәммәд галәйһиссәләм менә шундый кулларны ярата», – дип әйткән», – диелә бу хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net