Новости по-русски

Блогер Рәфис Атаказ Кукмарадагы сыер сынын күреп куркып калган: «Ник алып атмыйсыз аны?»

Блогер Рәфис Атаказ Кукмарадагы сыер сынын күреп куркып калган: «Ник алып атмыйсыз аны?»

Блогер Рәфис Атаказ Кукмарадагы сыер сынын күреп алган да, машинаны туктатып, аны язылучыларына да күрсәтергә булган.

«Кукмарада шундый бер сыер бар. Җанкисәккәем, төнлә моны ялгыш кына күрсәң, егылып китә торган. Әстагым, бигрәк куркыныч әйбер. Элеп киптергән кебек бу мескен сыер. Матуррак итеп ясый алмаганнар, рәссам шулай күргәндер инде. Кукмаралылар, ник алып атмыйсыз моны?» – дип аптыраган блогер.

«Итен көя ашаган бугай»;

«Мин дә гел шулай дим аны, аннары, аңламыймдыр дип, үземне юатам. Ямьсез шул»;

«Чынлап, дөрес, бигрәк мескен итеп ясап куйганнар. Сыер – безне ачлыктан коткарган хайван, аны матур итеп, горур итеп ясарга кирәк»;

«Бигрәк куркыныч сыер бу»;

«Рәфис абый, сөтле сыер белән яхшы әтәч ябык була, диләр. Әмма җиленен мул итеп эшләгәннәр»;

«Беренче күрүем, ашатмасаң шулай була, дип куйганнардыр инде»;

«Әле шул сын өчен 10 сыер бәясе түләгәннәрдер», – дип, блогер белән өлешчә килешкән халык.

Читайте на 123ru.net