Новости по-русски

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга: «Шулкадәр каты телисеңмени?»

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга: «Шулкадәр каты телисеңмени?»

Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова, үз тирәләрендәге тынычлыкны бозып, комментарийларда «сөйләшеп», язылучыларына һәм хейтерларына азык биреп торалар.

Бу юлы да Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсенә матур фото куйган. «Яңа концерт сезонына әзерлек башланып китте. Мине кайсы якларда көтәсез? Языгыз, очып киләм», – дип язып куйган. Аны беренчеләрдән булып Марат Яруллин чакырган.

– «Казан Арт-Сити» торак комплексы. (Марат Яруллин күптән түгел фатир сатып алган иде).

– Акчаң җитмәс.

– Әгәр җитмәсә, бурычка инде.

– Шулкадәр каты телисеңмени?

– Ярар, озак уйлыйсың, кирәкми.

– Курыктыңмы?

Ике җырчы арасындагы әңгәмә шулай тәмамланган.

Читайте на 123ru.net