Новости по-русски

Нәни блогерлар Әмир һәм Динә ашарга пешерергә өйрәтә

Нәни блогерлар Әмир һәм Динә ашарга пешерергә өйрәтә

Әтнә районының Олы Әтнә авылында яшәүче 6 һәм 3 яшьлек Әмир һәм Динә Биккининнар блогер булырга хыяллана. Әниләре аларның теләген тормышка ашырып, нәниләргә ашарга пешерү буенча блог ачып җибәргән. Абыйлы-сеңелле сабыйларның кечкенә куллары белән камыр әвәләгәнен, тәмле ризыклар пешергәнен карап тору бик күңелле. Әнисе Айсинә сүзләренчә, балаларга бу идея бик ошаган.

«Бүген нәрсә пешерәбез?» – ди кенә торалар. Безнең Әмир кечкенә вакытыннан ук ашарга пешерергә бик ярата. Аш бүлмәсендә кайнашканда, кул арасына кереп булышмыйча калмый торган иде. Ул, аеруча, коймак пешерергә ярата. Суыткычны ачып карый да: «Әни, безнең ингридиентлар бар, әйдә әле коймак пешерәбез», – дип килеп җитә. Соңгы вакытта 3 яшьлек кызым Динә дә абыйсыннан калышмый. Аш бүлмәсе – иң яраткан урыныбыз.

Ә инде сәхифә ачуыбызга килгәндә, берсендә, суган белән йомырка пирожкие пешергәндә, Динә дә булышты. Эш барышын видеога төшереп, кызык итеп кенә интернетка куйдым. Шул видеога бик күп кайтавазлар килде. Бик күп матур сүзләр яздылар, комментарийлар калдырдылар. Әмирнең инде әллә кайчаннан «блогер булам» дип йөргәнен искә алдым да, «әйдәгез, мин сезгә сәхифә ясыйм, кечкенә блогерлар булырсыз» дип тәкъдим иттем.

Балалар бик яратып пешерәләр, күзләр тимәсен. Ахырдан табак-савытларны да юышалар.

Можа кадәр чыккан рилсларыбызда коймак, пицца, бәлеш, токмачлы аш пешердек, салатлар, бутербродлар ясадык. Алда планнар бик күп әле», – дип сөйләде безгә нәни пешекчеләрнең әниләре Айсинә.

Читайте на 123ru.net