Новости по-русски

Төмән өлкәсе Карагай авылы халкы, су басуга әзерләнеп, елга яр буен ныгыта

Төмән өлкәсе Карагай авылы халкы, су басуга әзерләнеп, елга яр буен ныгыта

Соңгы тәүлектә Иртеш елгасында су 19 сантиметрга күтәрелгән. Шул нисбәттән, Төмән өлкәсе Карагай авылын су басу куркынычы арта, халык дамбаны ныгыту белән мәшгуль булган.

Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Төмән өлкәсеннән Илмар Сәйфуллин сөйләде. Аның әти-әнисе Вагай районы Карагай авылында яши.

Ул җибәргән мәгълүматтан күренгәнчә, берничә көн элек район башлыгы Сергей Сидоренко рәислегендә гадәттән тыш хәлләр буенча планнан тыш комиссия утырышы узган.

Анда, Иртештә көн саен су арту сәбәпле, берничә авылга су басу куркынычы янаганы турында сөйләшкәннәр. Карагай, Аксурка, Супринская, Второсалинская авылларында ташуның көчле көннәре 9-12 майга фаразланган. Иң куркынычы Карагайга туры килүе ихтимал икән.

Комиссия тарафыннан халыкның вакытлыча тору пунктларына эвакуацияләнүе турында хәбәр җиткерү хакында карар кабул ителгән. Халыкның кыйммәтле әйберләре, мөлкәтен вакытлыча Карагай мәктәбенә ташып торачаклар. Махсус хезмәтләр һәм авыл халкы дамбаны ныгыту эшләрен алып бара.

«Чиратта без, ахырысы, әзерләнәбез, әле моңа кадәр әниләрнең йортларыннан китәсе килмәгән иде, 4 сыерлары, 30 сарыклары бар», – дигән иде Илмар Сәйфуллин.

«Интертат» Омск өлкәсе татар авылларында су басу белән бәйле вазгыять турында язган иде.

Читайте на 123ru.net