Новости по-русски

Майда һәм мичтә пешкән суган бөккәне, ялкауларча суган пирогы, суган бәлеше рецептлары

Майда һәм мичтә пешкән суган бөккәне, ялкауларча суган пирогы, суган бәлеше рецептлары

Майда пешкән суган бөккәне. Аны пешерү өчен әче камыр кирәк булачак. 2 стакан җылы суда 50 грамм чүп­рә, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 3 аш кашыгы он болгатасың. Әлеге камырны 15 минутка җылы урынга куясың. Шуннан соң бер чәй кашыгы тоз, ярты стакан үсемлек мае, 4-5 стакан он өстәп, яхшылап басасың. Аннары савытны тастымал белән томалыйсың һәм яңадан җылы урынга урнаш­тырасың. Камыр тиешенчә кабарып күтәрелгәч, аны куна тактасына төшерәсең дә азрак «ял иттереп» аласың һәм кисәкләргә бүләсең.

Эчлек гади: чама белән суган кыягы, пешкән йомырка, атланмай, тоз.

Фото: © Гөлүзә Василова

Бөккәннәрне ясагач, кызган үсемлек маенда ике ягын да пешереп алырга. Аннары, артык мае саркысын өчен, салфеткага тезәргә кирәк. Кайнар килеш бик тәмле була.

Ялкауларча суган пирогы рецепты. Камыр өчен: 250 грамм кибет каймагы (1 аш кашыгын аерым алып калдырырга), 2 аш кашыгы майонез, 4 йомырка (1 йомырка сарысын пирогны майлау өчен калдырырга), 200 грамм кефир, бер чеметем тоз, 1 кечкенә кап көпшәкләндергеч, он.

Эчлек өчен: чама белән суган кыягы, 6 пешкән йомырка, тоз. Пирогның өстен майлау өчен: 1 аш кашыгы каймак, 1 йомырка сарысы.

Камыр әзерләү өчен онга көпшәкләндергеч салып болгатырга, икенче савытка калган ингредиентларны салып болгатырга. Аннары ике массаны бергә кушып болгатырга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.Эчлек өчен яшел суганны турарга, йомырканы эре угычтан уарга яки ваклап турарга мөмкин. Тоз салып, барысын бергә болгатырга.

Табаны майларга, камырның яртысын табага агызырга һәм тигезләп җәяргә, өстенә эчлекне салырга һәм калган камырны салырга. Пирогның өстен каймак һәм йомырка сарысы катнашмасы белән майларга. Пирог өстенә көнҗет орлыгы сибәргә мөмкин.

180 градуска кадәр кызган мичтә 40-45 минут пешердем. Мондый пирогның пешү вакыты аның калынлыгына бәйле. Өсте килеп тә, эче пешеп бетмәскә мөмкин, шуңа күрә агач таякчык белән тикшереп алырга кирәк булачак.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кетерди торган камыр йомырка салынмавы белән үзенчәлекле. Камыр бизәкләп бөрү өчен дә уңайлы була. Аннан пешерелгән өчпочмак һәм бөккәннәр формасын да югалтмый.

Камыр өчен: 2 стакан сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.

Камыр басканда, сөт җылы булырга тиеш. Йомшарган атланмай һәм кибет каймагы, тоз салып яхшылап болгатырга. Он белән көпшәкләндергечне бергә болгатырга, аннары барысын бергә кушып камыр басарга. Әзер камырны пакетка салып, 30 минутка суыткычка куярга.

Яшел суган бөккәне эчлеге: яшел суган, пешкән йомырка, тоз, атланмай. Яшел суганны турарга, йомырканы эре угычтан уарга, атланмайны эретергә һәм барысын бергә болгатырга.

Камырны тигез кисәкләргә бүләргә, җәяргә һәм эчлек салып ясарга. Барысын да майланган табага тезәргә, духовкада әзер булганчы пешерергә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиевадан суган пирогы рецепты. Артист «фирменный» ачы камыр рецептын тәкъдим итә.

Суган пирогының камыры өчен: 0,5 литр сөт, 3 йомырка (бүлеп, агына 2 аш кашыгы шикәр комы, сарысына 2 чәй кашыгы тоз), 11 граммлы коры чүпрә, 0,5 стакан үсемлек мае, он.

1 стакан җылы суга чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, күпертеп алырга. Аннары камырны йомшак итеп басарга кирәк.

Фото: © Гөлүзә Василова

Эчлек өчен: 200 грамм яшел суган, 8-10 пешкән йомырка, 150 грамм атланмай, тоз.

Суганны һәм йомырканы турарга, майны эретергә, тоз салып болгатырга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Пирог ясарга һәм 150-180 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерергә.

Читайте на 123ru.net