Новости по-русски

Самолетта иң яхшы урын кайда?

Самолетта иң яхшы урын кайда?

Самолетта очканда күңеле болгана, башы әйләнә торган пассажирларга иллюминатор янынарак утырырга кирәк. Бу турыда доцент, табиб-остеопат, невролог Владимир Белашка сылтама белән «МИР» телеканалы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, нәкъ менә тәрәзә янында – һава судносының иң стабиль өлеше. Анда селкетү һәм вибрация иң җиңелчә тоела. Шулай ук пассажирга билгеле бер объектка, мәсәлән лайнер канатына, карап бару мөмкинлеге булу да яхшы.

Әгәр очканда күңел болгану җитди проблема тудырса, дару эчәргә кирәк. Ләкин бары тик табиб белән киңәшеп кенә.

Өстәвенә, Белаш пассажирларга очканда һәр сәгать саен 150-200 мл су эчәргә киңәш итә. Шулай эшләгәндә кан тамырлары системасы белән проблемалар булмас. Алкоголь яки кофе эчү, киресенчә, йөрәккә һәм бөерләргә йөкләнешне арттыра, ди белгеч.

Читайте на 123ru.net