Новости по-русски

Эльвира Фазлыеваның баласы турында сөйләп елаганнарын «ясалма күз яшьләре» дип атаганнар

Эльвира Фазлыеваның баласы турында сөйләп елаганнарын «ясалма күз яшьләре» дип атаганнар

Эльвира Фазлыеваның социаль челтәрләрдә баласы турында сөйләп елаганнарын «ясалма» дип гаепләүчеләр табылган. Ул шундый хейтерларга җавап язарга уйлаган.

«Социаль челтәрләргә бернәрсә дә ошамый. Алар өчен күз яшьләре ясалма, елмаю ясалма, талашулар ясалма, мәкаләләр – заказ буенча язылган. Бу – аларның шулай уйларга хокукы, аларны беркем дә киресенә ышандыра алмый. Мин качмаска дигән карарга килдем, барысы белән дә бүлешергә, шушындый ук вазгыятьтә булган кешеләр үзләрен ялгыз дип уйламасыннар, белсеннәр – безнең эчебездә зур көч бар, ул безгә яхшыга ышанырга мөмкинлек бирә. Миңа теләктәш булучыларга зур рәхмәт!» – дип язган Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы Эльвира Фазлыева.

  • Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән була, кызын әтисе белән урамда калдырган. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире Александр белән дә юллары аерылды. Эльвира кызы истәлегенә үзенә Аида тәхәллүсе алды, ул әлеге исем белән сәхнәдә чыгышлар ясый.

Аңа бик күпләр теләктәш булып комментарий калдырган.

«Мин 10 ел элек иремне югалттым. Көн саен аны уйлап уянам, аны уйлап йокларга китәм, көн саен елыйм. Ә монда аз гына вакыт узган һәм сүз бала турында бара. Мондый кайгыны беркемгә дә теләмәссең. Куркыныч фаҗига. Дөрестән дә, авырлыкны социаль челтәрләр аша уздыргач, җиңелрәк була. Мин ялгыз түгел, дип уйлыйсың. Сезнең кызыгыз сезгә ниндидер билге булып кайтачак. Ә калганына игътибар итмәгез. Кешеләр һәрвакыт арттан сөйли. Димәк, сез алда!»

«Сезнең җырыгызны күз яшьләрсез карап булмый. Аллаһтан, балаларны сакла, дип сорыйм»,

«Эльвира, барысы да булыр, хыялыгыз чынга ашсын!»,

«Сезнең балагыз фәрештә кебек. Начар кешеләрнең теләкләрен йөрәккә якын алмагыз. Мин кызымны югалттым, ничек авыр икәнен беләм»,

«Язмышларда язылганны узарга тиеш кеше. Сез сабыпр, көчле, матур. Беркемнең дә сүзенә колак салмагыз»,

«Балакаем, нигә сезгә кайгы ияреп йөри. Гаилә булган, һәм берни дә юк… Барысы да кире кайтсын»,

«Сабырлык һәм көч телим. Матурлык һәм елмаю артында коточкыч газап ята – аны сез генә беләсез»,

«Мин дә баламны югалттым, кешегә әйтмәдем. Бала 12 көннән соң үлде. Кешеләр алдында елмайдым, салонга йөрдем, беркем дә белмәсен, дип тырыштым. Ә төннәрен тәрәзәдән чыгасым килде. Безнең елмаю – еш кына саклану реакциясе».

Читайте на 123ru.net