Новости по-русски

«Корвалол, Терафлю»: Рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган дарулар исемлеге чыкты

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамый торган дарулар исемлеге чыгарды. Исемлеккә рецептсыз сатыла торган 74 дару, шул исәптән, «Корвалол», «Кетанов», «Супрастин» һәм «Спазмалгон» кебек препаратлар да бар. Бу исемлек чыккач, аларны кабул иткән машина йөртүчеләрне автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип тә яздылар. Мәсәлән, Дәүләт думасы депутаты Ярослав Нилов, бу даруларны эчкәннән соң 1.5-2 елга йөртү хокукын алу яки 30 000 сум штраф яный, 2 тапкыр шулай эләксәң, автомобиль конфискацияләнә, дип язды.

Сәламәтлек саклау министрлыгы телеграм-каналда хәбәр итүенчә, андый катгый җәзалар каралмаган, бу – рекомендация. Бу хакта РБК сайты яза.

«Тәкъдим ителгән дарулар исемлеге норматив акт проекты булып саналмый, шулай ук аны бозган өчен ниндидер тыю яки санкция билгеләми. Гамәлдәге законнарда тиешле исемлекне билгеләү өчен нигезләмәләр юк», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Исемлектә составында седатив, психотроп матдәләр, наркотик анальгетиклар яки этил спирты яки шуңа охшаш матдәләр булган препаратлар күрсәтелгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, телгә алынган препаратларның кайберләре чыннан да машина йөртүгә комачауларга мөмкин: бу дарулар реакция тизлеген киметә һәм йокыны китерә, шуңа күрә аларны эчкәннән соң рульгә утыру киңәш ителми. Машина йөртүчеләр өчен мөһим белешмәләр даруларның инструкциясендә дә күрсәтелгән, диелә министрлык хәбәрендә.

Әлеге дарулар исемлеге социаль челтәрләрдә дә таралды. Исемлектәге дарулар арасында бик популярлары бар:

???? «Терпинкод», «Тедеин», «Колдрекс найт», «Максиколд», «Стопгрипан», «Колдакт»;

???? «Терафлю», «Фервекс», «Форейн», «Антигриппин», «РиниКолд Макс»;

???? «Солпадеин», «Нурофен плюс», «Кетанов», «СПАЗМАЛГОН», «Спазмалгин»;

???? «Тетралгин», «Триалгин», «Андипал»;

???? «Тавегил», «Супрастин», «Кларитин», «Телфаст», «Цетиризин», «Левоцетиризин».

Даруларның тулы исемлеге:

https://intertat.tatar/files/uploads/2c8babba2b57a21d1e5b02aa6303aa6b.doc

Читайте на 123ru.net