«KazanForum»да медиасессия: Журналистны нейрочелтәр алыштыра аламы?
«Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum» икътисад форумы «Хәзерге дөньяда мәгълүмати кыр трансформациясенең төп трендлары» дип аталган медиа-эксперт сессиясе белән башланып китте. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 55 еллык юбилеена багышланган. Катнашучыларга сәламләү чыгышлары белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев мөрәҗәгать итте.
Шулай ук Ислам хезмәттәшлеген оештыру мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәд Әл Ями, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгълүмат департаменты директоры Абдулхәмид Әс-Салихи, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Турко Даудов, Төрекмәнстан Дәүләт комитетының телевидение, радиотапшырулар һәм кинематография буенча халыкара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Алламурат Арчаев, «Viory» медиакомпаниясенең контенты буенча директоры Екатерина Мавренкова чыгышларын тыңладык.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Чараның икенче өлеше «Мәгълүмат киңлеген берләштерү яки аның сегментациясе (тулаем дөньядагы һәм аерым алганда мөселман илләрендәге вазгыять турында)» дискуссион сессия форматында узды. Фикер алышуларда Иран, Ирак, Индонезия, Согуд Гарәбстаны һәм Россия вәкилләре катнашты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Дискуссион мәйданчык эшен «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме киңәшчесе, RT телеканалының тышкы коммуникацияләр хезмәте баш белгече Анна Беликова алып барды. Анда заманча мәгълүмат тарату ысуллары турынад сүз барды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Иң беренче чиратта – мәгълүмат кыры демократик булырга тиеш. Ялган хәбәрләр прогресска киртә куярга мөмкин», – диде Индонезиянең «Televisi Republik Indonesia» телеканалы президент-директоры Иман Бротосено.
Ул интернетның «мәгълүмат кырында мәдәни ренессанс ясавын» әйтте. «Индонезиядә 270 миллион кеше төрле утрауларда яши. Мәгълүматның интернет аркылы вакытында һәм тиз килеп ирешүе аларны берләштерә», – диде ул.
Россия телеканалының гарәп бүлеге – халыкара «RT Arabic» телеканалы җитәкчесе Майя Манна, социаль челтәрләр тыелса да, үсеш бар, ди. «Гарәп илләрендәге журналистлар, студентлар белән аралашулар моңа тәэсир итә. Ел саен Казанда үтүче бу форум чит илләр белән элемтәләрне ныгыта», – диде ул.
Майя Манна билгеләвенчә, әлеге чорда дөньяда барган хәлләр үзгәрешләр өсти, әмма рухи кыйммәтләр, аудитория зурлыгы – иң мөһим әйберләр булып кала. «Без тамашачыга мәгълүмати мозаика тәкъдим итәргә тиеш. Тамашачы без тәкъдим иткән яңалыклардан соң нинди дә булса нәтиҗәләргә килсә – бик яхшы», – диде ул.
Фото: ©«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Алга таба сүзне «Россия газетасы» редакциясенең региональ үсеш буенча генераль директоры урынбасары Андрей Першин алды.
«Әлегә ясалма интеллект кулланыш мәгълүмат киңлекләрендә бик киң таралмаса да, ул – киләчәкнең бер өлеше. Журналист хезмәтен нейрочелтәр алмаштырачакмы соң?! Бу сорау әле 1956 елда ук, ясалма интеллект хакында сөйләшүләр башлагач та бирелгән. Ә бүген Вашингтонда ясалма интеллект ярдәмендә бер бик дәрәҗәле газета 13 миллион файлны эшкәрткәне билгеле.
Шулай да, ясалма интеллект – ул кешесез яки үзаллы гына булалмый. Ул әлегә кеше кулындагы корал буларак кына күзаллана ала, үзаллы кулланылмый.
Замана алга бара, һәм ясалма интеллект әкрен генә яшәешебезгә адымнар ясый. «Российская газета» редакциясе дә заманадан артта калышмаска тырыша, һәм бездә контентның объективлыгын контрольдә тоту эше ясалма интеллект ярдәмендә башкарыла (иногентлар, экстремистик оешмалар белән мәгълүмати көрәш өчен). Мәсәлән, сайтта һәм кәгазь газетада басыласы язмаларыбыз нәкъ ясалма интеллект программасы белән тикшерү үтә.
Ясалма интеллектны киң кулланышка кертү медиатармак вәкилләрен якынайтачак һәм берләштерәчәк», – дип сөйләде Андрей Евгеньевич.
Ахырдан сүз «Интерфакс» халыкара цифрлы мәсьәләләр департаменты директоры Андрей Оберемокка бирелде.
«Ясалма интеллектка килгәндә исә – ул фейклар белән көрәштә ярдәм күрсәтә ала икән, димәк файдасы зур.
Индонезия хакында күбрәк белсәк тә, Иран турында бик аз бездә. Мәгълүмати киңлектә – бердәмлек, яңарышлар булганын күрәбез. Әлеге ачыктан-ачык сөйләшүләр эшебезгә уңай үзгәреш кертәчәк», – дип фикерләрен белдерде Андрей Александрович.
Тулаем алганда медиасессия барышында мәгълүмати киңлек турында трендлар, алда оештырылырга мөмкин семинарлар, тәҗрибә уртаклашулар хакында сүз барды һәм башлангычларга шунда ук нигез салынды диярлек. Дөресен әйткәндә, ясалма интеллектның журналист өчен иң зур ярдәме нәрсәдән гыйбарәт булыр иде соң?! Әлбәттә, диктофондагы аудиога хатасыз расшифровка ясый торган программа була калса, күпләребез ясалма интеллектны күккә чөяр иде дә, рәхмәтләрен укыр иде!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук медиасессия һәм дискуссия эшендә «ИРНА» Иран яңалыклар агентлыгы генераль директоры Али Надери, Иракның яңалыклар агентлыгы генераль директоры Сaтар Джияд, «НТВ» телеканалы алып баручысы Ирада Зейналова һ.б. катнаштылар, әйтер сүзләрен җиткерделәр.
Медиасессия эшен «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Мәгълүмати агентлыклар берлеге (UNA), Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиллеге оештырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Петербургта үтә торган икътисад форумы белән охшашлык бар»
Форум кысаларында оештырылган медиа тармак вәкилләре өчен медиасессияләрнең, тәҗрибә уртаклашу чараларының гаять әһәмиятле булуын Казахстан тележурналисты да ассызыклады.
«Мин әлеге форумда беренче тапкыр катнашам. Форумның концепциясе, форматы бик кызыклы. Берникадәр Санкт-Петербургта үтә торган икътисад форумы белән охшашлыклары бар. Шулай да монда бик күп яңа алымнар үзләштерәбез, башка төбәк, илләрдәге коллегалар белән күрешәбез. Алга яңа максатлар куела», – дип бәян итте Казахстанның «Хабар 24» телеканалының 2010 елдан алып Россиядәге хәбәрчесе Дана Нуржанова.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Ул Россия югары уку йортларының Казахстан һәм Үзбәкстан белән халыкара хезмәттәшлегенә багышланган матбугат очрашуында булган. «Мәсәлән, булачак медиклар Россиядә ординатура, ә Казахстанда резидентура программасы буенча белем ала. Бу берникадәр проблемалар тудыра икән. Казахстанның медицина белгечләре Россиядә эшли ала, әмма сездән безгә килгәннәр эшли алмый. Бу уку программасы еллары бездә күбрәк булуга бәйле. Әле исә бу проблеманы хәл итү юллары билгеләнә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Дана Нуржанова әйтүенчә, форумдагы хәләл күргәзмәләр, базарларның замана таләпләренә туры килүе мөһим. Ул, шулай ук, Россия белән Казахстан илләре һичшиксез нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип фикерли. «Әлбәттә, башка төбәкләрдә, илләрдә эшләгән коллегалар белән күрешүләр файдага булыр, эшебезгә ялкын өстәр», – дип сүзен йомгаклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татмедиа» килешү төзеде
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында медиасессиядән соң «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТВ БРИКС» халыкара медиачелтәр җитәкчесе Жанна Толстикова килешү беркетмәсен тантаналы рәвештә имзаладылар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Әлеге килешү республикада булдырылган, гамәлгә ашырылган проектлар хакында мәгълүмат җиткерү аудиториясен арттыруга ярдәм итәчәк. Татарстандагы зур, әһәмиятле вакыйгаларны бу телевидение аркылы турыдан-туры трансляцияләргә ниятлибез», – диде Айдар Сәлимгәрәев журналистларга.
Килешү медиа өлкәсендә өр-яңа мөмкинлекләр ачар, дип күзалллана.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук UNA мәгълүмат агентлыклары берлеге һәм «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы вәкилләре үзара хезмәттәшлек итүне башлаган килешүне имзаладылар. Sputnik (Россия) мәгълүмат агентлыгы һәм радиосы белән INA мәгълүмат агентлыгы (Ирак) арасында үзара аңлашу турында меморандум төзелде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Чыннан да, әлеге чаралар медиатармак өчен фәһемле булып, яңарыш һәм үсеш өчен өр-яңа этаплар башланыр, дигән өметтә калыйк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов