Новости по-русски

Уфадагы концертында фанаты Марат Яруллинның башына суккан

Уфадагы концертында фанаты Марат Яруллинның башына суккан

Уфадагы концерты вакытында Марат Яруллин көтелмәгән һәм күңелсез хәлгә юлыккан. Аның янына сәхнәгә 2 егет менә, алар нәрсәгәдер тавышлана башлый, һәм берсе, куеныннан нәрсәдер чыгарып, җырчының башына суга. Бу видеоны «Тамаша» продюсерлык үзәгенең сәхифәсендә күрсәткәннәр.

Фанаты һөҗүменнән соң Марат Яруллин егыла, «сугыш чукмары»н сәхнә артына алып кереп китәләр, ә музыкантлары җырчыга ярдәмгә ашыга.

Әлеге видео төрле Телеграм-каналларда да таралды. «Марат, син исәнме?» – дип язалар аларда.

Фанатлары хисабына хайп ясарга яратучы Маратка ышанып бетмәүчеләр дә күп. Аны инде бер фанаты тешләде, икенчесе тырнады. Җырчы үзе тамашачысы өстенә сикерде, алар аны кулларында күтәреп йөртте. Әлеге күренешләр ешаеп киткәнгә, халык моны пиар ясау өчен уңышлы адым дип атый. Актерлык тәҗрибәсе булган җырчының әлеге постановкасы да бик ышандырырлык килеп чыккан, дип саный.

Марат Яруллин үзе бу вакыйгага аңлатма бирмәде. «Дуслар, минем белән барысы да яхшы. Нечкәлекләрен иртәгә сөйләрмен. Уфа, бик зур рәхмәт», – дип кенә язган ул сторисларында.

Читайте на 123ru.net