Винарис Ильегет улы турында дорфа итеп сөйләде
Татар эстрадасында «яшь кияү» Винарис Ильегет «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «YouTube» каналында чыга торган «Ә син?» тапшыруында улы турындагы сорауга җавап бирде.
– Син рәсми рәвештә улың бар, дип беләбез…
– Ул – минем эшем. Минем трусикларга кермичә яшәгез әле!
– Син аның белән нинди мөнәсәбәттә?
– Әйбәт! Сезнең кебек кешеләр белән…
– Аралашасыңмы? Ярдәм итеп торасыңмы?
– Юк! Үскән бала, үзе карасын. Мине 18 яшьтән соң беркем дә карамады. Шуны белегез!
Социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар җырчының улына карата мөнәсәбәте белән килешмәгән һәм аның җавапларын да ошатмауларын белдергәннәр.