Новости по-русски

Марат Яруллин башына бутылка белән сугулары турында: «Баш авыртмады»

Марат Яруллин башына бутылка белән сугулары турында: «Баш авыртмады»

Уфадагы концерты вакытында Марат Яруллинның башына бутылка белән сугулары турында хәбәр иткән идек.

  • Уфадагы концертында фанаты Марат Яруллинның башына суккан

Бүген ул бу вакыйгага аңлатма бирде. Марат Яруллин сүзләренчә, кичә Уфада булган концерт аның бу турында соңгы концерты булган. Яруллин бу концертын «яшел концерт» дип атады. Аның сүзләренчә, «яшел концерт» дип җырчылар сценарийдан читкә тайпылып, төрле сюрпризлар белән эшләнгән тамашаны атый. Бу концертта сюрпризлар күп булган, әмма иң шаккатыргычын – башка бутылка сугуны Марат үзе уйлап тапкан икән.

«Кичә нервыларгызны кытыклап алдым инде, гафу итегез. Ул идея минеке. Егетләр – профессиональ актерлар. Чыгып, сәхнәдә бик әйбәт кенә уйнадылар. Бутылка «бутафорский» иде, чын түгел. Шуңа күрә, минем башка суккан чакта бернәрсә дә булмады, бар да тәртиптә, авыртмады. Шуңа күрә барысы да әйбәт», – дип аңлатты бу вакыйганы Марат Яруллин.

Җырчы бу видеоның шау-шу куптаруын да әйтеп узды. Аңа бик күпләр шалтыратып, язып хәлләрен сорашкан. Борчылып торган һәркемгә рәхмәт әйтте яшь җырчы.

Читайте на 123ru.net