Новости по-русски

«Очты, очты, ачкычлар очты...»

«Ярышлар күбрәк булсын иде»

Ярышта 120 дән артык бала көч сынашты. 19 команда җыелган иде (Казанның Авиатөзелеш районы, мәсәлән, 8 команда белән килгән, «Зилант» клубы көрәшчеләре дә бар иде. – Лилия Йосыпова). Кайбер тренерлар 35, 50 шәр бала алып килгән. Барысын да контрольдә тотып бетерергә дә кирәк. Әле тегесе, әле монысы көрәшкәндә, тренерлар бер келәмнән икенчесенә чабып кына йөрде. «Өлгереп җитеп булмый», - диләр. Яшүсмер көрәшчеләр үзләрен секундант вазыйфасында сынап карады. Килештерәләр. «Сугышлы көрәш»кә үк барып җитмәсәк тә, монда да кайнар моментлар булып алды. Бер баланың тренеры хөкемдарлар белән риза булмыйча, «матур» сүзләр белән кычкырып, машина ачкычын ерактан келәмгә шундый итеп атты... Ярый берсенә дә тимәде әле. Аннары җайлаштылар. «Бар да яхшы тәмамланды. Шулай кычкырышабыз да аннары бетә ул безнең», - дип елмайды машина ачкычы хуҗасы. Тиз арада хәл иткәч, яхшы.

Табиблар да эшсез тормады. Кайсы көрәшченең кулы, кайсының аягы авыртты. Шуның өчен көрәш инде ул... Аллага шөкер, зур бәла-казалар булмады. Егетләр медицина ярдәменнән соң келәмгә кайтты. Бер көрәшченең генә проблемасы «зуррак» – битенә, күз төбенә «фингал» кундырдылар. «Авыртмый. Тик киләсе атнага чыгарылыш кичәсе бит. Бу зәңгәрле-шәмәхәле бит, шешкән күз белән ничек барырмын...» – дип борчылды егет. «Батыр ярасыз булмас!» – дип әйтерсең, дим.

-Бар да яхшы узды. Турнир матур үтте. Шулай оештырылуына рәхмәт! Быел 120 катнашучы җыелдык. Иң мөһиме – җитди җәрәхәтләр булмады, - ди Яңа Савин районы буенча көрәш тренеры Динар Хамдиев. – Әйтәсе килгән сүзем шул: Казанда да көрәш буенча ярышлар ешрак уздырылсын иде. Балаларның тәҗрибәсен арттыру, кызыктыру, стимул булдыру өчен ул бик кирәк. Арча, Балтач, Теләче һәм кайбер башка районнарда уртача 20 шәр турнир уза. Ә бездә бер-ике генә, күп дигәндә өч була. Без, казанлылар, район-авыллар белән әле дә шулай ярышып барабыз... Тагын бер әйтәсе килгән фикерем: балаларны кечкенәдән җыеп әзерләргә, үстерергә кирәк. Әзерләп бетергәч кенә, акча белән сатып алып кем дә эш итә ала.

«Үткәреп тормасагыз да була, дигәннәр иде»

Кайбер тренерлар әйтүенчә, былтыр шәһәр беренчелегендә 60 тан артык кына бала катнашкан. Быел шулай җыела алулары яхшы әле.

– Көрәш әйбәт үтте. Шәхсән үземә ошады. Тренерлар да оештырылу ягыннан рәхмәт әйтте, - дип белдерде безгә Казан шәһәре көрәш федерациясенең яңа җитәкчесе Расих Габдрахманов.

– Тик... Казан беренчелеге өчен 120 бала аз әле ул. Шәһәр беренчелегендә, ким дигәндә, 200 бала булырга кирәк. Алар, нигездә, Казанның Мәскәү, Авиатөзелеш районнарында гына күп көрәшә. Башкаланың башка районнарында да көрәшүче балалар санын арттырырга, шуның өстендә эшләргә кирәк. Казанда ярышлар бик аз уза. «Зилант» форматы белән Яңа ел алдыннан балалар өчен үзебез генә Казанда ике-өч ярыш үткәрдек. Киләсе елга аны ай саен үтә торган итеп ясыйбыз, Алла боерса. Бу 2006-2011 елгы балалар арасында көрәш буенча Казан беренчелеге дә, үзебезнең инициатива булмаса, үтми кала иде. Берсе дә уздырырга теләмәде. «Вакыты узды. Үткәреп тормасагыз да була», - диделәр. Республиканың кайбер районнарында елга 20 шәр, кайсыларында тагын да күбрәк көрәш турнирлары уза. Ә безнең Казанда бик аз оештырыла. Алга таба арттырасы иде. Балаларны, яшьләрне үстерергә, күбрәк көрәш түгәрәкләре ачарга кирәк. Ул - көрәшнең дә, Казаныбызның да киләчәге. Казанда көрәш булырга тиеш! Көчле, өлкәнрәк тренерларыбыз янына яшь, тәҗрибәле тренерлар кирәк. Хәл итәсе мәсьәләләр күп. Алда безне зур эш көтә.

Командалар беренчелегенә килгәндә: Авиатөзелеш – I, Мәскәү – II, Яңа Савин III урынны алды. Алар кубок белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләк булды: I – 2 мең, II – 1 мең, III урынга 500 сум бирделәр. Балалар сөенде. Оештыручылар үз кесәсеннән чыгымланмаса, бу бүләкләр эләкмәс тә иде. Матур көрәш күрсәткән балалар шактый булды. Тырышлыклары өчен барысына да рәхмәт әйтәбез! Аларны киләчәктә дә келәмнәрдә көтеп калабыз.

Читайте на 123ru.net