Новости по-русски

Су басу афәте: Төмән өлкәсе Вагай районында йорт хайваннарына бүреләр һәм аюлар ташлана

Су басу афәте: Төмән өлкәсе Вагай районында йорт хайваннарына бүреләр һәм аюлар ташлана

Төмән өлкәсе Вагай районы авыллары су басу афәте кичерә. Бу хакта «Татар-информ» да һәм «Интертат» та язып чыккан идек.

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның туганнан туганы – Илмар Сәйфуллин безгә ташу белән бәйле вазгыять турында хәбәр җиткереп барды. Аның әти-әнисе, туганнары Карагай авылында яши. Иртеш суы бик каты күтәрелеп, ихаталарга кергәнлектән, авылның күпчелек халкына эвакуацияләнергә туры килде. Шулай ук, йорт хайваннары да читкә чыгарылды. Тик бу үзе тагын бер яңа проблема китереп чыгарган. Кыргый хайваннар ачык яландагы малларга һөҗүм итә башлаган.

– Бүген Иртеш тагын 2 см га күтәрелде. Бу инде пик ноктасы бугай. Берсекөнгә су кими башларга тиеш. Безнең урамга һәм йортка, шөкер, килеп җитмәде, ләкин башка күрше авыллардагы кебек үк, авылның 80 процент өлешен су басты. Бабай молодец, йорт төзелеше өчен урын сайлаганда, яхшылап уйлаган, алдан күреп эшләгән.

Дамба кинәт җимерелү аркасында, бик күп халык мөлкәтен югалтты, беркем мондый хәлләрне көтмәде дә. Авыл халкыннан Бөтендөнья татар конгрессына хат язылды. Конгресс рәисе киләсе атнада гуманитар ярдәм вәгъдә иткән. Әлбәттә, Төмән өлкәсенең җирле хакимияте ярдәменә дә ышанабыз.

Хәзер, беренче чиратта, бар кеше дә йортларының подвалларын киптерергә җылы өрдергеч пушкалар эзли, аннары күз күрер инде, ул өйләргә яшәргә кире кайтып булырмы-юкмы. Су бит әле тиз генә юкка чыкмаячак.

Су басу тагын бер проблема китереп чыгарды. Йорт хайваннары хәзер ачык кырга, урманга илтеп арканланган. Кыргый хайваннар да авылга бик якын килде. Аларның да ашыйсы, яшисе килә.

Аю, мәсәлән, бүген төнлә Карагайда бер йорт янында гына атны ботарлаган. Кичә күрше авылда бүреләр бер бозауның башына җиткән.

Хәтта пошилар кешеләр янына чыккан, ә бу кыргый хайваннар табигате законнарына каршы килә. Димәк, алар да су күплектән кая барырга белми.

Иң аянычы – җирле зиратны да су басты, ә аның тарихы 1200 нче еллар башына, Чыңгызхан чорына барып тоташа, –дип сөйләде Илмар әфәнде.

Төмәннең Вагай районы Карагай, Аксурка, Ишаир һәм Аллагул авыллары татарларыннан адресланган хатны Эльмира Адразакова (Урмаева) «Вконтакте» сәхифәсендә урнаштырган.

20 май көнне Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор үзенең Телеграм каналында Карагайда Иртеш суы тагын 8 см га артып, 1302 см га җиткән, якындагы ике көндә максимум фаразлыйбыз, дип язган иде. Йөзләгән кеше балчык тутырылган капчыклар белән яр буйларын ныгыта, дип искәртте.

Читайте на 123ru.net