Новости по-русски

Зәринә Хәсәншина бәрәңге утыртырга җыенган гаиләсен күңелле итеп күрсәтте

Зәринә Хәсәншина авылга кайтса, аның язылучыларын кызыклы видеолар көтә дигән сүз. Ул өйдә башкарылган бар эшне күрсәтеп, язылучыларының кәефен күтәрә. Бигрәк тә аның әнисе Фәнисә ханым кызык итеп ачулана, ә аның җырчы кызы рәхәтләнеп кычкырып көлә.

Видеода күренгәнчә, Зәринә Хәсәншина төнге сәгать 3тә туйдан кайтып килә, соң булуга карамастан, кошлар сайравына сокланып басып тора. Иртән торып чыкканда, әнисе белән энесе урамда утыралар инде, алар янына Зәринә дә чыгып утыра да сүз башлый.

– Җәйге кичләр…

– Сөйләшергә өйрән, нинди кич?

– Алайса җәйге иртә буламы?

– Тиздән обед була инде. Үзем төсле балалар үстергәнмен. «Сез никадәр эш эшлисез», – диләр. Обед инде, бер эш эшләнмәгән, көтеп утырабыз.

Сүзгә җырчының энесе дә кушыла. «Иртән бакчага чыктым бит инде», – ди ул. «Бакчага чыгып нишләдең, анда чыгып обход ясау эш булмый бит», – ди әнисе. «Синең болганып йөрүең эшкә саналмый», – дип өсти апасы. Аннары әнисенең «И, улым!» дип әйткәнен Зәринә апасы да кабатлый һәм үзе үк рәхәтләнеп көлә дә.

Күңелле гаилә кояшта ничә сәгать кызынып утыргандыр, төшке аш вакыты авышкандыр, мөгаен… Гаилә башлыгы техника белән бакчага чыга.

– Бәрәңге утыртабыз икән все-таки.

– Әйдә, кызым, бәрәңгене алып төшәбез!

– Каян?

– Картуф у нас на түбе.

– Әни, бәрәңге утыртабызмени? Иртә бит әле.

– Иртә булса, кереп ятыйк алайса.

– Башлана колхоз эше.

– Бер кулыма ике көрәк. Эшлә, Фәнисә!

– Эссе бит, әни!

– Кызын, кызым, чишенеп ат. Ходай рәхмәте, синең артыңнан безгә дә Төркияң «кайтты» бит.

Зәринә, телефонын тотып, печәнлеккә менә. Ул вакытта энесе белән әнисе бәрәңге тутырып ята. «Уйлаган идем аны, үзе күренгәнче, беренче телефоны менәр инде, дип, юк әле, башта башы күренде», – ди энесе.

«Юк, улым, башта телефонын сузды. Кызым, сиңа болай читен бит. Әйдә телефоныңны скотч белән маңгаеңа беркетеп куйыйк. Азапланма, җимешем, алып чык скотч. Эшең бигрәк каты бит синең, бер кулыңда гел телефон, гел кул сузып йөрисең. Телефоныңны очырып төшерәм хәзер», – ди әнисе, ачуланган булып.

«Әни, бик авыр эшем. Видеооператор экстремаль шартларда төшерә», – ди Зәринә.

Читайте на 123ru.net