Новости по-русски

«Мин бәхетле!» – Элвин Грейга «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелгән

Элвин Грей псевдонимы белән җырлаучы Радик Юльякшинга «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелгән. Җырчыга мактаулы исемне Уфада узган 35 яшьлек юбилей концертында тапшырганнар.

«Бүген минем өчен бик истәлекле һәм дулкынландыргыч көн. Мин «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булдым. Бу – сезнең белән уртак бәйрәмебез, дуслар. Сезнең ярдәмегез һәм иҗатыма мәхәббәтегездән башка Черниковкадан чыккан, беркемгә дә таныш булмаган малай әлеге озак вакытлар омтылган үргә менеп җитә алмас иде.

Бу – минем өчен бик зур бүләк һәм алга таба иҗат итәргә мотивация, көчле стимул. 20 еллык иҗат – ул әле барысының да башы гына! Мин бәхетле!» – дип яза ул социаль челтәрдә.

«Радик, котлыйбыз! Син моңа чынлап лаек», «Хөрмәт итәбез сине! Иҗади уңышлар!», «Яңа үрләр яулавыңны теләп калабыз», – дип язалар комментарийларда җырчыга.

Әле 2022 елда гына Элвин Грейга «Татарстанның атказанган артисты» исеме дә бирелгән иде.

Лаекмы соң?

Читайте на 123ru.net