Новости по-русски

«Миннән тапмады». Хатын өйдә алтынчы баланы тапкан да, ире сабыйны мичкә бәреп үтергән

«Миннән тапмады». Хатын өйдә алтынчы баланы тапкан да, ире сабыйны мичкә бәреп үтергән

Хакасиядә күп балалы ир-ат хатыны тудырган сабыйны вәхшиләрчә үтергән һәм ишегалдында күмеп куйган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әле вакыйга 8 ел элек Табат авылында булган. Ир-атны, үзенең яңа туган кызын үтерүдә шикләнеп, быел кулга алганнар. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, ир-ат сабыйны мичкә бәреп үтергән.

Тикшерү версиясе буенча, 2016 елның 1 маеннан 31 июленә кадәр (баланың кайчан туганын ир-ат үзе дә, баланың анасы да төгәл хәтерләми) аралыкта хатын өйдә бала таба. Ул хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән, хисапта тормаган.

«Хатынның ире исә баланың атасы башка кеше дип саный, ләкин бу – сәбәп кенә: чынлыкта кыз көтелмәгән сабый була. Ул – гаиләдә алтынчы бала», – дип яза «КП».

Шуннан соң ир-ат нарасыйны ала да мичкә бәрә. Сабый урында ук үлә. Әнисе бу вакытта шунда ук өйдә була, ул әле генә бала тудырган, баласын саклау өчен берни дә эшләми. Аннары ир-ат сабый мәетен койма янында күмеп куя.

Коточкыч җинаятьтән соң, гаилә моңарчы ничек яшәсә, шулай яшәвен дәвам итә. 2017 елда, башка сәбәп аркасында, ир белән хатын аерылыша. Хәзер бу хатынның гаиләсендә 10 бала бар – яртысы алдагы ирдән, яртысы – икенче иреннән. 9 бала балигъ булмаган яшьтә, иң кечесенә 3 ай. Әлеге хатын балаларын теркәп азапланмый, аларның кайберләре паспортына да язылмаган, диелә хәбәрдә.

Яңа туган сабыйны үтерү турында полициягә 2024 елда хәбәр итәләр. Аннары тикшерүчеләр һәм криминалистлар ир-атка тентү белән килә – яңа туган сабый сөякләрен өй территориясендә табалар. Ир-ат үзе канализация-насос станциясендә оператор булып эшли. Гаилә беркайчан да начар саналмый – гадәти, нормаль кешеләр, диләр.

Ир-атны тоткарлап, сорау алганнар. Ул сак астында. Хатынга гаепләү белдерелмәячәк. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, тоткарланган ир-атка 42 яшь.

Читайте на 123ru.net