Новости по-русски

Рәфис Атаказ Саба мәктәбендәге бәдрәф ишеге турында: «БДИ дип тилерде халык»

Рәфис Атаказ Саба мәктәбендәге бәдрәф ишеге турында: «БДИ дип тилерде халык»

Блогер Рәфис Атаказ Сабадагы мәктәп бәдрәфендәге ишекләргә бәйле купкан гауга хакында фикерен белдерде.

«Бу күренеш турында миңа язып җибәргәннәр. Күрдем, аңа чаклы бер таныш блогерым да куйган иде.

Ишекләрне кискәннән бернинди файда юктыр, дим. Моны инде, әлбәттә, укытучылар да, укучылар да уйлап чыгармаган. Бу – каяндыр «өстән» билгеләнгән йөкләмә. Аны инде кисеп тормаска, ишеген тибеп кенә ватарга иде. Яки класска биотуалет куярга иде, өсте каплана торган чиләк бар бит әле. Шуңа сисәләр дә ярый иде. Яки беседка уртасына тишек тишәргә иде, шунда сисеннәр, ты…ар иде. Чиновникның беренче үзен ты...га иде.

БДИ дип тилерде халык. Күпме бала балконнан ташлана, үз-үзен һәлак итә, психикасын боза. Имтиханны бала үзе өчен бирә, чиновниклар өчен түгел. Бәдрәфнең ишеген кискәннәр. Ярар, бөтенләй тип тә ват, баскан җирдән эшләсеннән эшләрен. Минем карашым бик тискәре. Бик бимазалыйлар балаларны», – дип сөйләгән блогер.

Аңа кадәр бу теманы блогер Рафилә Шәмсетдинова күтәреп чыккан иде.

«Миңа иртә белән шок булды. Мин гаделсезлекне һәм мәгънәсезлекне күтәрә алмыйм. Саба кешеләре статусында кичә ОГЭ булган гимназия бәдрәфе ишегенең яртысы кисеп алынган фотоларны күрдем. Бәдрәфтәге баланың өске ягы күренә, аскы ягы капланган. Имтиханда утырган баланың «тышка чыгасы» килә икән, кече йомышмы, олысымы – мөһим түгел. Ул кеше карап торганда хаҗәтен үтәргә тиеш була. Имтихан – балага болай да стресс, бигрәк тә хәзерге имтиханнар – ОГЭ һәм ЕГЭ», – диде ул. Бу хакта тулырак биредә укырга мөмкин:

  • Сабадагы гимназия бәдрәфе турында блогер: «Коточкыч хәл. Әле бу эшкә Саба тотынган»

Саба районында мәктәп бәдрәфендә төшерелгән фотога карата мәгариф идарәсе үз җавабын бирде. Алар әйтүенчә, бәдрәфләрдә ишекләрне ремонтлау һәм алыштыру БДИ үткәрүгә бәйле түгел.

«Аларны алмаштыру бу ишекләрнең «петля»лары элеккеге зур ишекләрне тотып тора алмауларына бәйле. Алмаштырылып куелган ишекләрнең биеклеге идәннән 1,40 метр тәшкил итә, бу – гигиена шартларын үтәүне тәэмин итә», – дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә.

  • Саба районында мәктәп бәдрәфендә төшерелгән фото шау-шу куптарды. Мәгариф идарәсе җавабы

Читайте на 123ru.net