Новости по-русски

«Шок, дуслар...» – Алмаз һәм Айдар Юнысовлар җырлаганда, тамашачылар залдан чыгып киткән

«Шок, дуслар...» – Алмаз һәм Айдар Юнысовлар җырлаганда, тамашачылар залдан чыгып киткән

Бер концертта бертуган Юнысовлар чыгыш ясаган вакытта көтелмәгән хәл була. Янгын сигнализацияcе эшли башлау сәбәпле, аларның чыгышы өзелә, тамашачы исә чыгу юлына агыла башлый.

«Шок, дуслар. Мондый чыгышның булганы юк иде әле. Тамашачылар без җырлаганда залдан чыгып киттеләр.

Без башкорт һәм татар эстрадасы җырчыларының зур концертына чакырулы идек. Репетиция ясадык та, чыгар вакытыбызны көтә башладык. Ниһаять, сәхнәгә чыктык. Җырның икенче куплетын башкарганда янгын сиренасы кычкыра башлады. Арттагы рәтләрдәге халык залдан чыгып китте», – дип сөйләгәннәр алар сторисларында.

Егетләр янгын сигнализация кабынуны сәбәбен әйтеп бетермичә: «Эш нәрсәдә, ничек уйлыйсыз?» – дип, тамашачының үзенә уйлап бетерергә урын калдырганнар.

Читайте на 123ru.net