Новости по-русски

Айгөл Закирҗанова улына кагылышлы куанычы белән уртаклашты

Айгөл Закирҗанова улына кагылышлы куанычы белән уртаклашты

Айгөл Закирҗанованың улы 9нчы сыйныфны тәмамлап, зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнә. Җырчы бүген улының «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә катнашкан. Бу хакта Айгөл «Интертат»ка:

«Мин бик горурланам үземнең улым белән. Ул, укырга кергәндә, сыйныфларында иң кечкенәсе иде. Ә хәзер буйга озын, чибәр егет булып үсеп җитте, Аллаһка шөкер. Һәр ата-анага да – үз баласы, ә балага үз ата-анасы иң матурыдыр инде ул. Әле улым да: «Әнием, син бүгенге бәйрәмдә иң матуры идең», – дип кәефемне күтәрде.

Үземнең туган авылым, үзем тәмамлаган мәктәпнең быелгы чыгарылыш укучыларына багышлап җыр башкардым. Бик дулкынландыргыч бәйрәм булды.

Улым Казанның педагогия көллиятенә, физкультура бүлегенә укырга керергә җыена. Чөнки ул кечкенәдән спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә: көрәш, волейбол, бокс буенча призлы урыннар яулады», – дип сөйләде безгә җырчы.

Читайте на 123ru.net