Новости по-русски

Чемоданга әйберләрне дөрес итеп ничек тутырырга?

Чемоданга әйберләрне дөрес итеп ничек тутырырга?

Экспертлар сәяхәткә барганда әйберләрне чемоданга дөрес итеп тутыру өчен киңәшләр бирде. Бу турыда РИА Новости яза.

Сәяхәткә алдан әзерләнегез. Кирәкле әйберләр исемлеген төзегез, аларның кайсылары кунакханәдә буласын уйлагыз. Сезгә фен, шампунь, үтүк ише әйберләрне үзегез белән алырга кирәк тә булмас.

Киемнәрне аерып алыгыз, иң зурысын өстегезгә киеп куегыз. Чемоданга беренче итеп аяк киемен салыгыз, аларны душка керә торган башлыкка тыгып куегыз, пакетка салмагыз – урын азрак китәр. Эченә ватыла торган әйбер – мәсәлән, электр кырынгычын салыгыз.

Киемнәрне рулонга төрегез, комплект итеп берләштерү хәерле – алырга җайлы булыр.

Эчке киемнәрне буш аралыкларга кыстырып чыгыгыз.

Юына торган әйберләрнең сыекларын вак савытларга салып, оекбашлар эченә тыгыгыз.

Бөтен гаджетларга да зарядка алырга онытмагыз.

Әйберләр күп булса, вакуум пакетларын файдаланыгыз.

Иң кирәкле нәрсәләрне кулга тота торган сумкага салыгыз.

Иптәш белән сәяхәткә чыксагыз, әйберләрне икегезнең чемоданга яртылаш бүлеп тутырыгыз – берсе югалса, икенче калырга мөмкин.

Экспертлар ачыклаганча, командировкага җыену өчен, хатын-кызларга уртача – 31 минут, ир-атларга 23 минут вакыт кирәк. Отпускка җыену кыенрак. Вакыт икеләтә арта. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере юлга җыенганда стресс кичерүен әйтә.

Читайте на 123ru.net