Новости по-русски

Шимбәгә каршы төндә 17 яшьлек кызга 60 тапкыр пычак кадаганнар

Шимбәгә каршы төндә 17 яшьлек кызга 60 тапкыр пычак кадаганнар

Самарада 19 яшьлек егет 17 яшьлек кызга кимендә 60 тапкыр пычак кадап үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

19 яшьлек егет тоткарланган, ул аеруча вәхшилек белән үтерүдә шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять 25 майга каршы төндә 19 яшьлек егетнең абыйсы яши торган урында була. 17 яшьлек кызга киемендә 60 тапкыр пычак кадыйлар, ул урында үлә.

19 яшьлек егет сүзләренчә, ул үтерүне алдан планлаштырмаган, ул аффект халәтендә булуын әйтә. Егет гаебен таный.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net